+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2017, 12:50

“Ашкадар таңнары” – район тормышы көзгесе1

Нишләп район гәзитенең тиражы кими соң? Мәсәлән, мин ниндидер сәбәпләр буенча онытып, гәзиткә язылмасам, үземне кайда куярга белмим, кулга эш бармый. Үземне гаепле кеше итеп саныйм.

Нишләп район гәзитенең тиражы кими соң? Мәсәлән, мин ниндидер сәбәпләр буенча онытып, гәзиткә язылмасам, үземне кайда куярга белмим, кулга эш бармый. Үземне гаепле кеше итеп саныйм.

Ә бит кайберәүләр гомер буе яздырмый. Ничек район халкының көнкүрешен, хәл-вакыйгаларын белми, өндәге аю сымак яшәмәк кирәк?

Без, район кешеләре-бердәм гаилә. Авыл эшчәннәренең уңышларына шатланабыз. Кире якларын уйлыйбыз, табибларның төрле авырулардан ничек дәваланырга, үзеңне ничек тотарга дигән тәкъдимнәрен укыйбыз, мәдәният, спорт яңалыклары белән танышабыз, кемнәрнең юбилеен, кемнәрнең никах туен үткәрүен укып, шатланабыз, кемнеңдер якты дөньядан киткәнен белеп кайгырабыз. Рекламаларны укып, мал-туар, кирәк-яраклар сатып алабыз һ.б.

Гомумән, безнең яраткан район гәзитебез рухи һәм матди байлык ул, аны яздырмаган, алдырмаган кешеләр җан азыгыннан мәхрүм булып ничек яши икән? – дигән сорау туа. Элекке ачлык-ялангачлык заманында һәрбер йорт, кеше район гәзитен генә түгел, республика басмаларын да алдырган.

Уйлап карасаң, без хәзер ачлык заманында яшәмибез, өстәл тулы ризык, һәр йортта диярлек җиңел машина, берәү генә дә түгел, хәтта. Ихата тулы мал-туар, кош-корт асрыйлар, ә район гәзитенә кыйммәт диеп язылмыйлар. Чөнки андый кешеләр акча колына әйләнгән. Бу дөньяда барысы да торып кала, теге дөньяга алып китеп булмый. Шунысы куанычлы: кайбер оешмаларда, мәктәпләрдә коллектив белән бер елга язылганнар икән, аларга әфарин, дип әйтәсе килә.

Гомумән, Юлдаш, Батыр, Яңа Явыш, Иске Чытырман, Сәет авыллары халкы һәр яктан үрнәк булып тора, аларга исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар теләп калам, ә әйтелми калганнар миңа үпкәләмәсен.

Ә. КИНҖӘБАЕВ,

Бала-Чытырман авылы хәбәрчесе.

Читайте нас: