+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2017, 12:47

Авыл почтальонына салкын кыш та куркыныч түгел

Без еш кына урамда я эссе, я салкын булуына зарланабыз. Ә менә почта элемтәсе бүлеге хезмәткәрләре, мәсәлән, Алевтина Пузырникова, һава шартларына беркайчан да зарланмый, моңа вакыты да юк – алар халыкка гәзит-журналлар таратырга ашыга.

Мәкалә героинясы корреспонденциянең яртысын таратып та өлгергән.

Бу ханымның шушы эшкә ике ел элек кенә урнашуына карамастан, почта бүлекчәсе начальнигы Ольга Федоровна Осипова аңардан бик канәгать. “Тырыш, җаваплы хезмәткәр. Гәзит-журналларны, салым квитанцияләрен кешеләргә вакытында тапшыра”, - дип мактады аны.

План буенча, Тәнәй һәм Орловка авылларыннан “Ашкадар таңнары” гәзитенә 86 кеше язылырга тиеш. Бүгенге көнгә Алевтина Исаевна аша 50 кеше язылган да инде. Ул халык белән уртак тел таба белә, шуңа күрә планны үтәячәгенә ышанам – матбугатка язылу компаниясе дәвам итә.

Без Алевтина Исаевнаны почта тараткан арада гына фотога төшереп, аның белән әңгәмәләшеп алдык. “Менә авылдашларыма “районка”ны таратып чыктым. Әбунәчеләрем арасында яшьләр кими. Социаль челтәрләрдән карау уңайлырак, диләр. Вакыт шулай тәэсир итә инде. Ә пенсионерлар, киресенчә, гәзитне кулга тотып укырга ярата. Гомумән, “Ашкадар таңнары”на күбрәк пенсионерлар языла. Әби-бабайлар бар яңалыкларны белергә тели, аларга танышлары турында укуы кызыклы. Форсаттан файдаланып, район гәзите аша Зинаида Петровна Филькинага рәхмәт әйтәсем килә - ул ел саен биштән дә ким басма алдырмый. Менә шундый әбунәчеләр күбрәк булсын иде дә бит”, - ди почтальонка.

Лилия КАНТИМЕРОВА.

Фәнис АКЧУРИН

фотосы.

Читайте нас: