+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2017, 12:55

Бердәмлектә безнең көч

4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгели. Шушы бәйрәм алдыннан без гәзит укучыларыбыздан бу көннең әһәмияте турында сораштык. Җавапларны тәкъдим итәбез:

4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгели. Шушы бәйрәм алдыннан без гәзит укучыларыбыздан бу көннең әһәмияте турында сораштык. Җавапларны тәкъдим итәбез:

Сиднева Лариса Петровна, Алешкино авыл мәдәният йорты мөдире:

- Безнең авыл халкы үзара тату яши. Теләсә-кайсы вакыйгаларда: өмәләрдә, тантаналы чараларда без берләшергә әзер. Республикабызда да, илебездә дә шулай булырга тиеш, дип уйлыйм. Халыклар бердәмлеге көне – Русиядә билгеләнергә тиешле яшь бәйрәм. Шул вакытларда халык берләшмәсә, Русия дәүләте булыр иде микән? Бу турыда онытырга ярамый.

Виктор Васильевич Кочетовский, Покровка авыл биләмәсе хакимияте каршындагы “Бердәм Русия” беренчел оешмасы секретаре:

- Русия бәйрәме. Ул Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итү белән бәйле. Без тарихны онытырга тиеш түгелбез. Безнең күпмилләтле илебездә, республикабызда һәм районыбызда барыбыз да тату яшибез. Бу көн тагы бер тапкыр халыклар бердәмлеген күрсәтеп тора.

Тимербулатова Рәсимә Гомәр кызы, Юрматы мәктәбе директоры:

- Бердәмлектә безнең көч. Чит илләрдә Русияне илебездә төрле милләт халыкларының тату һәм бердәм яшәгәннәре өчен хөрмәт итәләр. Бәйрәм үрнәгендә балаларда ватанпәрвәрлек һәм конфессияара мөнәсәбәтләр тәрбияләргә мөмкин.

Әсләм Ибәтулла улы Хәбибуллин, Балыклы авыл советы авыл биләмәсе башлыгы:

- Бу көнне “Туган ил”, “Бердәмлек” һәм “Халык” кебек төшенчәләр өстенлекле булып кала. Илебез күпмилләтле. Бердәм булганда гына безне беркем дә җиңә алмаячагын аңларга кирәк.

Грищенко Раиса Никитична, Гоголевка авылы, 87 яшь:

- Халыклар бердәмлеге көнен билгеләмим. Минем яраткан бәйрәмем - 7 ноябрь. Барыбызның да бу көнне демонстрациягә чыкканын хәтерлим. Кешеләр элек дус, татурак, тигез иде.

Дарья Семенова, 11 яшь:

- Халыклар бердәмлеге көне – илебез халыкларын бер-берсенә якынайтучы дәүләт бәйрәме. Русиялеләр тату һәм ярдәмләшеп яшәргә тиеш. Мәсәлән, безнең сыйныфта төрле милләт балалары укый, без барыбыз да бертигез, бер-беребезне хөрмәт итәбез. Мин бу бәйрәмне яратам.

Владимир Буркин, 15 яшь:

- Бу якыннарың турында хәстәрлек, мәхәббәт һәм изгелек бәйрәме, дип исәплим. Ул тарихи яктан да әһәмиятле. Бу бәйрәм русиялеләрнең көчлелеген бердәмлеген һәм татулыгын чагылдыра. Русиядә татулык һәм бердәмлек булганда, аны беркем дә җиңә алмаячак.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА

әзерләде.
Читайте нас: