+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2017, 13:17

Чишмәләрнең икенче сулышы өреп

Район авыл биләмәләрендә Экология елында чишмәләрне төзекләндерү буенча байтак эшләр башкарылды. Монда Батыр авылы халкы да активлык күрсәтте, без моны үз күзләребез белән күрдек.

Батыр авылы активистлары.
Батыр авылы активистлары.
Район авыл биләмәләрендә Экология елында чишмәләрне төзекләндерү буенча байтак эшләр башкарылды. Монда Батыр авылы халкы да активлык күрсәтте, без моны үз күзләребез белән күрдек.

Батырлылар бер үк “Асы” исемен йөрткән ике чишмәне төзекләндергән.

- Элек бу чишмәләр караулы түгел иде. Без баганалар утырттык, штакетниктан матур койма ясадык, агарттык, навес куйдык. Бер чишмәнең эшләре тулысынча тәмамланды. Чишмә исемен язып элдек. Ял итүчеләр утырып, рәхәтләнеп чишмә суы эчә ала, - дип аңлатты Михайловка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы В. М. Акчурин.

100-120 метр читтәрәк урнашкан икенче чишмә дә уратылып алынган, агартылган, исеме язып эленгән.

- Монда эчке яклап бетон түшәргә ниятлибез. Чишмә өчен 1,5 метр диаметрлыктагы кулса әзер, шушы көннәрдә ул чишмә башына урнаштырылачак. Кулсаның өске өлешендә су агып чыксын өчен тишек ясалды. Бу чишмә өчен навес-беседканың тимер каркасы да әзер. Аларны тиздән алып кайтып урнаштырачакбыз, - дип сүзен дәвам итте Венер Мөнир улы.

Батырлылар тагы берничә чишмәне үз көчләре белән саклап калган. Аларның хезмәтен балалары һәм оныклары онытмас, дип өметләнәбез. Чишмәләр дә авыл халкына рәхмәтледер, чөнки алар шәбрәк ага башлаган.


Гәрәй ХАЛИТОВ.

И. ХАЛИТОВ

фотосы.
Читайте нас: