+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2017, 13:18

Федоровка районында фидлот төзелеше

Gruppo Cremonini Италия холдингына караган “АгроСакмар” Ырынбур предприятиесе Башкортстанда мал симертү комплексы (фидлитлар) проектлауга тотыначак.

Gruppo Cremonini Италия холдингына караган “АгроСакмар” Ырынбур предприятиесе Башкортстанда мал симертү комплексы (фидлитлар) проектлауга тотыначак. “Кримонини групп” – эре мөгезле мал ите җитештерүче һәм эшкәртүче компания, халыкара проектлары Европада, Русиядә, Африкада тормышка ашырыла. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта Федоровка районында җир сайлау процедурасы үткәрелә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2018 елның II кварталында рөхсәт бирелер, дип исәплиләр, шул вакытта республика хөкүмәте һәм инвестор вәкиле арасында инвестицион килешүгә кул куелачак. Төзелеш 2018 елның III кварталында башланырга тиеш, ул ел ярым вакытны алачак. Беренче өч мең баш эре мал сатуга 2020 ел азагында тапшырылыр, дип планлаштырыла.

Шулай ук Бишбүләк районында өч мең баш малга икенче фидлот төзү перспективасы карала. Холдинг планында – республикада елына 21 мең баш эре мөгезле мал җитештерү, шуңа күрә Авыл хуҗалыгы министрлыгы инвесторга тагы биш мәйдан эзли. Маллар чалу һәм эшкәртү өчен “Оренбив” (“Inalca- Креминини групп” компаниясенә карый) Ырынбур предприятиесенә китереләчәк.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: