+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2017, 12:36

Теңкәгә тигән күпер

Көзге яңгырлы көнне ихатама кергән юлга вакташ салып, аны тигезләргә булдым. Җай гына эшлим, минем яннан үтеп барган танышларның кайсысыдыр шаяртып китә, кайсысыдыр җиңел эш тели, кемдер исәнләшеп үтә, кыскасы, эшләве һич кенә дә күңелсез булмады.

“Бу юлы коенмый үтеп өлгердем”.
“Бу юлы коенмый үтеп өлгердем”.
Көзге яңгырлы көнне ихатама кергән юлга вакташ салып, аны тигезләргә булдым. Җай гына эшлим, минем яннан үтеп барган танышларның кайсысыдыр шаяртып китә, кайсысыдыр җиңел эш тели, кемдер исәнләшеп үтә, кыскасы, эшләве һич кенә дә күңелсез булмады. Бер мәл кулына авыр сумка һәм пакетлар тоткан ханымны күреп калдым. Минем янга җиткәч, итәгатьле генә баш какты, мин дә сәлам бирдем. Арытабан күпергә таба атлады, шул вакытта Киров урамы буйлап машина үтеп китте һәм тәгәрмәч астыннан бар якка пычрак су чәчрәде, аның бер өлеше үткенче ханымга эләкте (күлләвектән күпкә ерак булса да). Ул миңа таба берничә адым ясап: “Көрәгегез белән күпердәге суны ерып җибәрмәссез микән, чөнки яңгырдан соң һәрвакыт машиналар җәяүлеләрне баштанаяк коендырып үтә”, - диде. Ни дип җавап бирергә дә белми торып калдым, ә ханым юлын дәвам итте. Бу сентябрьдә булды, ә 30 октябрьдә минем күз алдында таксист күлләвекнең чираттагы корбанына су чәчрәтеп үткәч, шушы хәл янә исемә төште.

Бу күпернең үзенчәлеге шунда: аның машиналар үтә торган өлеше таррак, чөнки юл астына суүткәргеч торба салынган. Юл кырыен ике яклап та куаклар каплаганлыктан һәм су җыелып ятканлыктан, җәяүлеләргә юл уртасыннан йөрергә туры килә.

Әйткәндәй, теге ханымның үтенечен мин үтәдем, юл читендә ерым ясадым, тик күптән түгел юлны грейдерладылар һәм барысы да элекке хәленә кире кайтты: күпердә янә зур күлләвек барлыкка килде.

Гомумән, тотрыклылык. Ә бит барысы да башкача булырга мөмкин һәм тиеш тә. Бары тик йөкләтелгән эшне җиренә җиткереп, үзеңә эшләгән кебек эшләргә генә кирәк. Үзегез уйлап карагыз, әгәр дә шул юл машинасы водителе күпер каршында җайлабрак, көрәген юл читенә чыгара биреп үтсә, бу күлләвек булмас һәм беркемнең дә теңкәсенә тимәс иде.

Фәнис АКЧУРИН.

Автор фотосы.
Читайте нас: