+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 ноябрь 2017, 13:22

Яраткан эшенә тугры

Кызны һәрвакыт икмәк пешерүчеләрнең эше кызыксындыра. Аның да алар кебек алтынсу, күпереп пешкән хуш исле икмәк салып карыйсы килә. Шуңа да, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Елена Кузнецова Уфа шәһәрендәге икмәк пешерү производствосының механика-технология көллиятенә укырга керә.

Технолог Елена Кузнецова: “Авыл халкын тәмле һәм күпереп пешкән икмәк белән шатландырырга тырышабыз”.

Кулына диплом алгач, ул “Уңыш” кооперативында гади икмәк пешерүче булып хезмәт юлын башлый. Берничә ел кондитер һәм сатучы булып хезмәт сала, аннары җаваплы белгечне җитәкчелек технолог итеп тәгаенли. Менә инде берничә ел Елена Валентиновна алты икмәк пешерүчедән торган коллективы белән барлык район халкын икмәк белән тәэмин итә.
Икмәк-булка изделиеләре, баранкалар, арыш-бодай икмәкләренә ихтыяҗ һәрчак зур.
Продукциянең сыйфаты һәрвакыт югары дәрәҗәдә. Пекарняда эшләүче һәркем үз вазыйфасын җиренә җиткереп башкара һәм яраткан эшенә бар җанын сала. Шуңа күрә икмәк тә телеңне йотарлык булып пешә.
Елена Валентиновна продукция технологиясен җентекле тикшереп кенә калмый, ә яңа сортлар чыгару өстендә дә эшли. Республиканың күрше районнары белән тәҗрибә уртаклашу нәтиҗәсендә, яңа төрле арыш икмәге пешерелә башлады, ул авыл халкының күңеленә хуш килде.
- Без һәрвакыт халык ихтыяҗын үтәргә тырышабыз, сатып алучы безнең өчен – төп җитәкчелек, - диде Елена Валентиновна.
Шушы мөлаем ханым берничә тапкыр БР Башпотребсоюзының мактау грамоталары белән бүләкләнгән, Русия кулланучылар союзыннан кулланучылар кооперациясендә намуслы хезмәте өчен значогы бар.
2016 ел эш йомгаклары буенча алдынгылар слетында Елена Кузнецовага ал тасма тагылды һәм “Кулланучылар җәмгыятенең иң яхшы хезмәткәре” исеме бирелде.
Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Читайте нас: