+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2017, 13:14

Бүләк алу – куаныч!

Район гәзитен яздыручылар арасында «Атна саен приз» акциясе буенча тагы бер приз уйнату булды. Кадерле гәзит укучыларыбыз белән редакциядә 3 ноябрьдә очраштык.

Истәлеккә салатницалар.
Истәлеккә салатницалар.
Район гәзитен яздыручылар арасында «Атна саен приз» акциясе буенча тагы бер приз уйнату булды. Кадерле гәзит укучыларыбыз белән редакциядә 3 ноябрьдә очраштык.

Приз отучылар: Рәис Фәтхерахман улы Ишманов (Коралачык авылы), Лазарь Дмитриевич Трофимов (Кузьминовка авылы), Антонида Михайловна Михайлова (Новосёлка авылы), Фёдоровкадан – Валентина Вячеславовна Янченко һәм Тәнәйдән - Наталья Ивановна Матушкина. Алар өчен бик шатбыз.

Лазарь Дмитриевич үзенең приз отуына аптырады һәм бик шатланды. Ул призын килеп алды инде, калганнарның бүләкләре артыннан редакциягә килүләрен үтенәбез. Үзегез белән паспорт, СНИЛС һәм ИНН алып килегез. Ә республика һәм Русия басмаларына язылу квитанцияләрен безгә җибәрмәвегезне сорыйбыз. Алар 450077, Уфа шәһәре, Киров урамы, 45нче йорт адресы буенча кабул ителә.

Киләсе приз уйнату 10 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә редакция фойесында булачак.

«Ашкадар таңнары» гәзитенә язылыгыз, квитанцияләрегезне алып килегез, конкурсларда катнашыгыз һәм призлар отыгыз!

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Римма ӘДИҺӘМОВА фотосы.
Читайте нас: