+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2017, 13:13

Бердәм эшлиләр

Бозаудан артабан хуҗалыкка керем китерергә сәләтле югары продуктлылы сыер үстереп алу өчен күп көч салырга кирәк. «Искра» җәмгыятендә бу эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган.

Леонид Сергеев: «Эшебез бик җаваплы».
Леонид Сергеев: «Эшебез бик җаваплы».
Бозаудан артабан хуҗалыкка керем китерергә сәләтле югары продуктлылы сыер үстереп алу өчен күп көч салырга кирәк. «Искра» җәмгыятендә бу эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган.

Авыл хуҗалыгы предприятиесендә яшь таналар Түбәнге Алыштан авылыннан ерак булмаган аерым фермага урнаштырылган. Аларны Вячеслав Ермолаев, Александр Буркин, Владимир Сергеев, Василий Самодуров һәм Леонид Сергеев карый. Малчылар карамагында 416 баш мал.

-Без таналарны качыру вакыты җиткәнчегә кадәр карыйбыз, аннан аларны хуҗалык фермаларына тараталар, - дип аңлатты Леонид Владимирович.

Өлкән мал караучы таналарның качыру вакыты җиткәнче өч центнерга кадәр авырлык җыюларын сөйләде. Бу тиешле карау нәтиҗәсе. Маллар көненә ике тапкыр балансланган азык ала. Аларга өчәр килограмм фураж бирәләр, печән һәм сенажны туйганчы ашаталар. Җәен абзарларның берсен яңартканнар, иске тәрәзәләрне пластикка алмаштырганнар, кардаларны яңартканнар. Улакларны, уңайлы булсын өчен, өскәрәк күтәреп куйганнар.

Фермада эшләрне кул белән башкаралар, тик малчыларның берсе дә көндәлек авыр эшкә зарланмый. Аларның һәрберсе үзенең бурычларын анык башкара, тәртип бозмый.


Татьяна ИВАНОВА.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: