+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2017, 13:18

Халыкка ял итүе күңелле дә, файдалы да булачак

Шәхеснең рухи-әхлакый, мәдәни үсешүе - авыр һәм озайлы процесс. Кеше балачактан үз халкының күпьеллык традицияләрен, йолаларын, әхлакый тәҗрибәсен хөрмәт итсен, аларның кадерен белсен өчен моның өстендә туктаусыз эш алып барырга кирәк. Мәдәният йортын, кинозалны модернизацияләү һәм камилләштерү, аны яңа җиһазлар белән тулыландыру – болар барысы да район халкының эчке дөньясын баетуга юнәлтелгән. Моннан тыш, кешеләр хәзер буш вакытларын күңелле дә, файдалы да итеп үткәрә алачак.

Министр кулыннан  күпфункцияле авыл клубы статусы турындагы  сертификатны  А.А.Кривоконь  алды.
Министр кулыннан күпфункцияле авыл клубы статусы турындагы сертификатны А.А.Кривоконь алды.
Яңартылган клубта яхшы шартлар булдырылган.

Барлык район халкы өчен Бала-Чытырманда күпфункцияле авыл мәдәният йортын ачу әһәмиятле, көтеп алынган һәм шатлыклы вакыйга булды. Хәзер монда бер түбә астында авылның клуб берләшмәләре, модельле китапханә, музыка мәктәбе, тренажер залы эшләячәк, ә бу инде төрле чаралар үткәрү һәм халык рәхәтләнеп ял итсен өчен бар шартлар да булдырылган дигән сүз.

Моның өчен зур тырышлык салынды һәм байтак эшләр башкарылды: капиталь ремонт ясалды, оештыру техникасы, спорт тренажерлары, демонстрацион һәм тавыш җиһазлары сатып алынды, интерьер яңартылды, тамашачылар креслолары, офис һәм китапханә өчен җиһазлар сатып алынды, профессиональ яктырту-техник җиһаз урнаштырылды, сәхнә өчен киемнәр һәм “Замандаш” башкорт халык фольклор ансамбле, “Карамелька” балалар бию коллективы өчен чагу костюмнар тегелде. Болар барысы да республика бюджеты акчасы исәбенә БР Мәдәният министрлыгы, БР Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы, хакимият, мәдәният бүлеге һәм район мәдәният йорты ярдәме белән башкарылды.

Килгән кунаклар өчен яңартылган бина буенча экскурсия үткәрелде, ә фойеда Бала-Чытырман, Яңа Явыш, Сәет һәм Иске Чытырман авыллары осталарының кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Балачытырманлылар шатлыгын бәйрәмгә килгән БР Мәдәният министры Әминә Ивниевна Шәфыйкова уртаклашты. Ул республика буенча илле алтынчы күпфункцияле авыл клубы булдыруның халыкка күппрофильле характердагы югары сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге булачагын, төрле яшьтәге халык ихтыяҗлары канәгатьләндереләчәген билгеләде.

Тантанага җыелучыларны Федоровка районы МР хакимияте башлыгы Венер Фәрит улы Насретдинов котлады. Мәдәният йортын тергезү буенча мәдәният бүлегенең зур эш башкаруы турында мәдәният бүлеге начальнигы Булат Нурулла улы Сираҗетдинов сөйләде. Авыл клубы тормышы турында кунакларга Бала-Чытырман авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Нигъмәтуллин Гадел Корбангали улы һәм авыл мәдәният йорты мөдире Кривоконь Анна Александровна бәян итте. Җыелучыларны Бала-Чытырман мәдәният йортында күп еллар хезмәт салган хезмәт ветераны Абрамова Сәрә Хәйдәр кызы котлады. Күпфункцияле мәдәният йортын ачу тантанасын “Замандаш” башкорт халык фольклор ансамбле, район мәдәният йортының “Околица” вокаль ансамбле, солистлар - Зөфәр Атангулов (Иске Чытырманнан), Гүзәл Сәлишева, Ирина Захарова, Айнур Сөбхангулов (барысы да Бала-Чытырманнан), “У прясла” вокаль ансамбле чагу чыгышлары белән бизәде.

Күпфункцияле клубны ачу халыкны мәдәни иҗат процессына җәлеп итәргә, һәр кешегә теләкләрен тормышка ашырырга, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итәчәгенә һәм көндәлек проблемалардан ял итәргә мөмкинлек бирәчәгенә шик юк.

Кинозал

Хәзер безнең районда да кинотеатрга барып, 3D-форматта рәхәтләнеп кызыклы фильмнар карарга мөмкин. 3 ноябрьдә Федоровка авылында зур һәм мөһим вакыйга булды – заманча кинозал ачылды.

Бу район мәдәният йортының Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының кинозалларны модернизацияләү буенча үз киноматографиябезгә социаль һәм икътисади ярдәм фонды федераль программасында катнашу аркасында мөмкин булды. Соңгы елларда мәдәният бүлеге финанслау күп булмаса да, бу хезмәтне саклап кала алды.
Нәфис һәм документаль фильмнарны күрсәтү беркайчан да туктатылып тормады. Үзебезнең ил фильмнарын пропагандалау эше актив барды. Моннан тыш, мәдәният бүлеге, нинди дә булса ярдәм алу өчен, төрле конкурсларда, программаларда катнашты. Бу эштәге өзлексез тәҗрибә дә үз ролен уйнады. Тырышлыгыбыз бушка булмады, биш миллион грант отуга ирештек.

Ә яңа заманча кинозал, тавыш, сурәт, чынлап та яхшы. Моңа реклама роликларын күрсәткәндә, кинозал ачу тантанасында катнашучыларның барысы да күреп инанды. Ә премьераны рәхәтләнеп карау мөмкинлеге булдыру өчен, район мәдәният йортында кафе ачылды, анда туңдырма, попкорн сатып алырга яки кайнар чәй, каһвә эчеп алырга була. Мәдәният бүлеге хәбәр итүенчә, билет хаклары үзәкләштерелгән, ул фильмның кыйммәтлелегенә һәм утырган урыннарга бәйле булачак. Алар якынча 150-200 сум тәшкил итә. Фильмнарны якын көннәрдә күрсәтә башлаячакбыз.

- Бу күптәнге хыял иде, без моңа максатлы һәм ышанычлы бардык. Бар тырышлыгыбыз юкка булмавы белән горурланам. Чөнки бу озайлы һәм катлаулы эш нәтиҗәсе. Безнең кинозал – 3D форматта күрсәтүнең иң зур һәм заманча залы. Без Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгына ярдәме өчен рәхмәтлебез. Хәзер район халкы мәскәүлеләр яки уфалылар кебек үк кинопремьераларны яхшы сыйфатта карый алачак, - диде мәдәният бүлеге начальнигы Б. Н. Сираҗетдинов.

Башкортстан Республикасы Мәдәният министры Ә. И. Шәфыйкова кинозал ачу тантанасында федоровкалыларның яңа технологияләрнең заманча мөмкинлекләренә кушылуын билгеләп үтте. Ул авыл халкын шушы күркәм вакыйга белән котлады. Шулай ук Әминә Ивниевна район хакимиятенә, шушы мөһим эшкә үз өлешен кертүчеләргә актив һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

- Мәдәният бүлеге, район мәдәният йорты коллективларының бердәм тырышлыгы, Мәдәният министрлыгы һәм республика хөкүмәте ярдәме белән без районыбызда тагы бер лаеклы мәдәният объекты булдырдык. Мин барлык район халкын шушы вакыйга белән котлыйм. Хәзер безнең нәкъ шушы залда сыйфатлы заманча фильмнар карау мөмкинлегебез бар, - диде район хакимияте башлыгы В. Ф. Насретдинов.

Бу көн барлык килгән халык өчен чын бәйрәм булды. Алар узган гасырдагы, заманча яратып караган кинофильм һәм мультфильмнардан попурри тыңлап сокланды. Кеше тормышында шушы сәнгать төренең әһәмияте турындагы видеоролик кино дөньясына кызыксыну уятты. Үзешмәкәр артистларның матур чыгышлары чарага тагы да ямь өстәде. Ә кино күрсәтүнең тәүге сеансындагы бушлай билетлар уйнату, трейлерлар күрсәтү тамашачыларны шатландырды.

Заманча кинозал район халкы өчен дуслары белән очрашу, файдалы һәм кызыклы итеп вакыт үткәрү, ял итү урыны булачак. Бу яңалык өлкәннәр күңеленә дә, балалар күңеленә дә хуш килер, һәм тамашачы залга янә кире килер, дип уйлыйм.
Лилия КАНТИМЕРОВА.
Лилия ХӘМИДУЛЛИНА.
Фәнис АКЧУРИН
фотолары.


Читайте нас: