+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2017, 13:16

Яңа тротуар шатландыра

Салават Юлаев һәм Ленин урамнарын тоташтыручы юлдан йөрүче водительләр дә, җәяүлеләр дә юлчыларга, Федоровка авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенә рәхмәтледер, мөгаен. Чөнки элеккеге юл сикәлтәле, ә пычрак вакытта аннан бөтенләй йөрерлек түгел иде.

Салават Юлаев һәм Ленин урамнарын тоташтыручы юлдан йөрүче водительләр дә, җәяүлеләр дә юлчыларга, Федоровка авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенә рәхмәтледер, мөгаен. Чөнки элеккеге юл сикәлтәле, ә пычрак вакытта аннан бөтенләй йөрерлек түгел иде.

Юлчылар килеп, юл читләрен киңәйтте, юлга ком-вакташ түшәде, тигезләде һәм менә, рәхим итегез, тигез, киң юл барлыкка килде. Мәктәпкә йөргән укучыларга да уңайлы. Турыдан йөргәндә аларның юлы байтакка кыскара.

Юлның бу өлешенә асфальт түшәү быелга планда юк. Юлчыларыбыз моны киләсе елда эшләр, дип өметләнәбез.

Коммунистик урамында да бер матур күренеш күзәтелә, монда ветстанция яклап юлчылар көче белән асфальт түшәлгән җәяүлеләр юлы салынды. Бу тротуарның бер өлеше генә икән. Хәлне безгә район хакимиятенең төзелеш бүлеге начальнигы Р. З. Латыйпов менә ничек аңлатты.

- Проект буенча, ветеринария станциясе ягыннан Коммунистик урамы аша норма таләпләренә ярашлы: ясалма тигезсезлек, “зебра” ясап, җәяүлеләр үтә торган юл эшләнәчәк. Шул рәвешле, җәяүлеләргә урманчылык ягындагы тротуарга чыгу мөмкинлеген булдырачакбыз. Спорт урамында да “Перекресток” кибетеннән Федоровка 1нче мәктәбенә кадәр яңа тротуар булачак. Безнең төп максат: мәктәпкә, физкультура-сәламәтләндерү комплексына, арытабан бассейнга йөрүче җәяүле балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү. Тик болар барысы да 2018 елда тормышка ашырылачак.

Ә әлегә булганына шатланырга гына кала. Чөнки чынлап та уңайлы һәм хәвефсез бит?


Гәрәй ХАЛИТОВ.


Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: