+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2017, 14:07

Алдыбызда җитди бурычлар тора

Ел саен, 10 ноябрьдә, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Агымдагы ел Бөек Октябрь яклылар өчен генә түгел, ә Русия Эчке эшләр министрлыгының шәхси составы өчен дә юбилейлы булды.

Ел саен, 10 ноябрьдә, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Агымдагы ел Бөек Октябрь яклылар өчен генә түгел, ә Русия Эчке эшләр министрлыгының шәхси составы өчен дә юбилейлы булды.

2017 елда полиция хезмәткәрләре берьюлы ике күркәм дата: Русиядә эчке эшләр органнары барлыкка килүнең 215 еллыгын һәм совет милициясенең 100 еллыгын билгеләячәк.

Традиция буенча, полиция өчен шушы бәйрәм көнендә тантаналы чаралар үткәрәләр, ветераннарны котлыйлар. Хезмәтләрендә аерым казанышларга ирешкән хезмәткәрләрне данлыйлар.

Без дә Федоровка районындагы Эчке эшләр бүлеге начальнигы В. И. Хөсәенов белән орашып сөйләшергә булдык.

- Валерьян Илфат улы, сезнең һөнәри бәйрәмегез якынлаша, өстәвенә, юбилей да. Котлыйбыз. Бу датаны сез нинди казанышлар, нәтиҗәләр белән каршылыйсыз?

- Бүген бүлекнең шәхси составы күпчелек позицияләр буенча 2017 елның 10 аенда да лаеклы эшләде, дип ышанычлы әйтеп була. Үткән чорда җинаять, административ хокук бозулар, вакыйгалар турында 2012 гариза һәм хәбәр теркәлде, алар буенча 127 җинаять эше кузгатылды, ЮХХДИ һәм миграция мәсьәләләре буенча бүлекләрен исәпкә алмый, 897 административ хокук бозу туктатылды. Полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан - 836, балигь булмаганнар эше буенча 58 административ хокук бозу туктатылды. Барлык хәбәрдә дә хокук бозу яки җинаять билгеләре булмаска мөмкин, шулай да хезмәткәрләрнең һәр килгән хәбәр буенча баруын, гражданнарга ярдәм итүләрен билгеләп үтәсем килә.

- Кайсы авыл биләмәләрендә хокук бозулар күбрәк булуын әйтсәгез иде?

- Анализ ясалган чорда район территориясендә 144 җинаять теркәлде, бу узган ел белән чагыштырганда 9 җинаятькә азрак. Район үзәгендә 56 (-6), районның башка авылларында – 88 җинаять.

Теркәлгән җинаятьләрнең гомум саны кимүгә карамастан, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны узган ел дәрәҗәсендә кала (барлыгы 13 җинаяти-җәза бирү категориясендәге кылык).

- Җинаяти-җәза бирү җинаятьләрнең нинди категориясе түбәнәйми яки, сез әйткәнчә, узган ел дәрәҗәсендә саклана?

- Милеккә каршы җинаяти-җәза бирү эшләре саны. Мал урлау кебек җинаять эше кимеми. 10 айга 5 очрак туры килә.

- Районда нинди төр җинаятьләр сирәк очрый?

- Отчет чорында мутлашу фактлары саны өч тапкырга артты. Бу мобиль элемтә чараларын файдаланып эшләнгән социаль мутлашу аркасында булды. Барлык очракларда да, бер кешедән тыш, гражданнар полиция хезмәткәрләре үткәргән профилактик чаралар аркасында гына матди зыян күрми калды.

- Валерьян Илфат улы, балалар җинаятьчелеге турында нәрсә әйтерсез?

- Әйе, имин гаиләләрдәге балаларның җинаять юлына басуы зур хәвеф тудыра. Бер яктан карасаң, аларның бар әйберләре дә җитеш, тик иң мөһиме балаларга әти-әниләренең назы һәм игътибары җитми, кагыйдә буларак, алар әти-әниләренең игътибарын җәлеп итү өчен җинаять кыла.

Район һәм республика территориясендә “Балигъ булмаганнарның җәмәгать урыннарында булу вакытын чикләү турындагы закон” гамәлдә булуына карамастан, гомумән, үсмерләр җинаятьне төнлә эшли. Башка профилактика субъектларына, вәкаләтле затларга шушы юнәлештә күбрәк эшләргә кирәк.

- Без төрле җинаять эшләре, аларны профилактикалау турында сөйләштек. Кайсы бүлекләр бик яхшы эшли, дип әйтә аласыз?

- Әйе, барлык ачылган җинаятьләр, барлык шушы оператив-профилактик эшләр артында үз бурычларын намуслы башкарган гади кешеләр тора.

Барлык шәхси составка үрнәк итеп куярдай берничә фамилияне атап үтәм. Болар полициянең участок уполномоченныйлары Илгиз Йосыпов, Александр Манзуров, Алексей Силяев, Илдар Рәхимов. Тәүтикшерү бүлегеннән – Азат Мостафин, Сергей Юдин, җинаятьчене эзләү – Марат. Гобәйдуллин, ЮХХДИ бүлегеннән – Александр Асабин, дежур частьтан – Николай Асташкин.

- Без полиция хезмәткәрләрен эш вакытында күрергә күнеккәнбез. Алар конкурсларда, ярышларда катнашамы? Шул турыда берничә сүз әйтегез әле.

- Әлбәттә, безнең хезмәткәрләр спорт белән дә, үзешчән сәнгатьтә шөгыльләнергә дә вакыт таба. Хезмәт занятиеләре кысаларында, атна саен спорт чаралары үткәрелә, алар барышында хезмәткәрләр коралсыз саклану күнегүләрен кабатлый, җиңел атлетика буенча нормативлар тапшыра, волейбол уйный. Мәсәлән, Лилия Гыйбадуллина ике төр көрәш (йөгерү+табель коралыннан ату) буенча республика ярышларында 3 урын яулады. Быел яз БР Эчке эшләр министрлыгының кул көрәше буенча республика чемпионатында өлкән сержант С. А. Спиридонов шулай ук 3 урын яулады.

Тәүтикшерүчеләр арасында һөнәри осталык конкурсында, коллегалары арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, өлкән лейтенант Сергей Юдин 1 урын яулады. Полиция хезмәткәре, планлаштыру буенча өлкән инспектор Светлана Зөбәерова быел “Штаб көне” конкурсының өч җиңүчесе арасында булды һәм Республиканың Эчке эшләр министрлыгыннан кыйммәтле бүләк алды.

Безнең коллектив ел саен үзешмәкәр сәнгать смотрларында катнаша. Республиканың көньягындагы алты район кергән зональ конкурсларда без һәрвакыт призерлар исемлегендә. Узган ел да без беренче булдык.

- Бәйрәм көнендә хезмәткәрләрегезгә ниләр теләр идегез?

- Форсаттан файдаланып, эчке эшләр органнары ветераннарын, барлык шәхси составны һәм аларның туганнарын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Барысына да сәламәтлек, иминлек, хезмәтләрендә уңышлар телим.

- Рәхмәт, Валерьян Илфат улы, котлауларга без дә кушылабыз һәм эшегездә уңышлар телибез.

Гәрәй ХАЛИТОВ әңгәмәләште.
Читайте нас: