+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2017, 14:13

“Авылда хуҗалыксыз яшәп булмый”, - дип саный фермер Җ. К. Ильясов

Михайловка авыл биләмәсе җирләрендә 18 фермер һәм шәхси эшкуар уңышлы хезмәт сала һәм үзләренең авыл хуҗалыгы бизнесын үстерә. Шуларның берсе - Җәмил Ильясов.

Җәмил Ильясов: “Проблемалар күп, әмма алар хәл ителердәйләр”.
Җәмил Ильясов: “Проблемалар күп, әмма алар хәл ителердәйләр”.
Михайловка авыл биләмәсе җирләрендә 18 фермер һәм шәхси эшкуар уңышлы хезмәт сала һәм үзләренең авыл хуҗалыгы бизнесын үстерә. Шуларның берсе - Җәмил Ильясов.

Октябрь ахырында без Батыр авылында булдык. Урындагы фермерлар без килгән көнне басулардан салам ташый иде.

Җәмил Кәфил улы белән төшке аш вакытында гына әңгәмәләштек. Басу эшләре тәмамлануга карамастан, фермерның мәшәкате күп, шуңа күрә аны өйдә туры китерү кыен.

Агроном һөнәрен үзләштергән Җәмил Ильясов хуҗалыгында эшен тиешенчә оештырган. 250 гектар мәйданда ул арыш, бодай, солы һәм көнбагыш үстергән һәм алардан мул уңыш җыеп алган.

- Бигрәк тә бөртекле культуралар шатландырды. Соңгы берничә елда бу кадәр иген үстереп алган юк иде әле: солы – гектарыннан 40 центнер, бодай – 26, арыш 28 центнер уңыш бирде. Игеннең бәясе түбән булуы күңелне кыра, - диде әңгәмәдәшем.

Үсемлекчелектән тыш, Җәмил Кәфил улы терлекчелек белән дә шөгыльләнә. Ихатасында 20дән артык мөгезле эре мал асрый. Җәен алар өчен җитәрлек печән һәм салам хәзерләгән.

Фермер ял көннәрсез диярлек эшли. Продукциясен сатканнан соң гына бизнесыннан керем алачак. Аның бер өлеше техника сатып алганда алынган кредитны каплауга китә. Барлык проблема һәм авырлыкларга карамастан, Җ. Ильясов авылда хуҗалыксыз яшәп булмый, дип саный. Ә инде керем алу өчен ялкауланмаска, бар күңелеңне биреп эшләргә кирәк.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Гәрәй ХАЛИТОВ фотосы.

Читайте нас: