+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2017, 14:10

Безгә юллар бик кирәк

Еш кына киңкүләм мәгълүмат чараларында “ашыгыч ярдәм” машинасының пациент янына барып җитә алмавы һәм моның күңелсез нәтиҗәгә китерүе турында язалар. Сәбәпләр төрле була: я авыру яшәгән йорт янына керү юлын тиешсез урында туктаган машина каплый, я башка автомобиль водительләре “ашыгыч ярдәм” машинасына юл бирми.

Бу юллардан машина белән түгел, җәяү йөрү дә авыр.
Бу юллардан машина белән түгел, җәяү йөрү дә авыр.
Еш кына киңкүләм мәгълүмат чараларында “ашыгыч ярдәм” машинасының пациент янына барып җитә алмавы һәм моның күңелсез нәтиҗәгә китерүе турында язалар. Сәбәпләр төрле була: я авыру яшәгән йорт янына керү юлын тиешсез урында туктаган машина каплый, я башка автомобиль водительләре “ашыгыч ярдәм” машинасына юл бирми.

Безнең район дәваханәсе “ашыгыч ярдәм” машинасы белән дә менә шундый четерекле хәлләр булып тора. Мисал өчен, күптән түгел редакциягә Фёдоровка үзәк район дәваханәсе табиб-реаниматологы Марина Асабина мөрәҗәгать итте. Ул «Дуслык» микрорайоныннан, атап әйткәндә Хезмәт, Тынычлык урамнарыннан чакырулар булса, анда барып җитүе бик авыр булуын сөйләде. Юллар бик начар торышта. Шул сәбәпле, бу урамнарда яшәүчеләрдән дә редакциягә шалтыратулар булды. Без бу мәсьәлә буенча Фёдоровка авыл советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Евгений Валерьевич Тыровның комментарий бирүен үтендек:

-Хезмәт урамында юлга вакташ түшәлгән. Бу урамга асфальт салу 2018 елга планлаштырылган. Ә инде Тынычлык урамына килгәндә, анда планнан тыш әзерлек эшләре башкарылды. Быел ук вакташ түшәү мәсьәләсе буенча юл төзү-ремонтлау идарәсе җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барабыз.

Шулай ук район хакимияте башлыгының төзелеш буенча начальнигы Рафаэль Зинур улы Латыйповның фикерен дә белдек:

-Хезмәт урамында барлык йортларга да газ һәм суүткәргечләр үткәрелгән. Шуңа да юлга асфальт түшәү 2018 елга планлаштырылган. Тынычлык урамында күп кенә йортлар әле төзелеш этабында. Димәк, инженер челтәрләре дә әле салынмаган. Юл төзү өчен яңа инженер коммуникацияләренең салынып бетүе мотлак булуын халык аңласын иде. Шуннан соң гына асфальт салыначак.

Табибның һәм «Дуслык» микрорайонында яшәүчеләрнең позициясе аңлашыла. Һөнәри бурычларны үтәү – халыкка ярдәм күрсәтү – район юлларының сыйфатына турыдан-туры бәйле. Кечкенә балалары булган гаиләләргә дә өйләренә кайтып җитүе бик кыен. Кызганычка каршы, бик теләсәк тә, тылсымлы таякчыкны бер болгау белән генә проблемаларны хәл итеп булмый шул.


Лилия КАНТИМЕРОВА.

Фәнис АКЧУРИН

фотосы.
Читайте нас: