+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2017, 14:11

Дүртенчесе – ит ярминкәсе

Үткән шимбәдә янә авыл хуҗалыгы ярминксе узды. Кар явып торуга карамастан, Фёдоровка авылының үзәк мәйданында сәүдә кызу барды. Бу юлы иткә ихтыяҗ зур булды, аның киң ассортименты тәкъдим ителде.

Гәзиткә язылучылар бүләксез калмады.
Гәзиткә язылучылар бүләксез калмады.
Үткән шимбәдә янә авыл хуҗалыгы ярминксе узды. Кар явып торуга карамастан, Фёдоровка авылының үзәк мәйданында сәүдә кызу барды. Бу юлы иткә ихтыяҗ зур булды, аның киң ассортименты тәкъдим ителде.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре начар һава шартларыннан куркып тормаган. Районның төпкел авылларыннан да үз товарларын сатуга китергән. Мәсәлән, маяклылар (Яңа Явыш авылыннан) көнбагыш һәм шашлык, «Линар» (Гавриловка авылы) җәмгыяте бодай сатты, «Азат» (Югары Явыш) җәмгыяте - 12 төргәк салам, «Прогресс» җәмгыяте бодай алып килгән. Бу юлы «Балык» Балык хуҗалыгы” сатып алучыларын шатландырды. Предприятие 200 килограмм балык алып килде. ШЭ Ветров (Гончаровка) машинасы эргәсендә дә чират зур булды. Халык кышкылыкка кәбестә, кишер һәм башка яшелчәләр алды. Төтен исе аңкып торган тәмле шашлыкны «Гермес» кулланучылар җәмгыятендә сатып алырга мөмкин иде.

Фермерлар В. В. Ермолаев, Я. К. Ильясов һәм З. М. Аҗигулов актив сәүдә алып барды. Җиде авыл биләмәсеннән халык шәхси ихаталарында җитештергән продукциясен: бал, сөт ризыклары һәм яшелчә сатты. Өчбүләклеләрнең бавырсагы барысының да күңеленә хуш килде.

Сәүдә рәтләре буйлап йөргәндә, бу ярминкәне кешеләр ит ярминкәсе, дип атавын ишетеп калдым. Ит чынлап та мул иде. Сыер малы, сарык һәм дуңгыз итләрен халык күмәртәләп тә, өлешләп тә сатып алды.

Сәүдә уңышлы узды, дип әйтергә була. Һәркем теләгән әйберен сатып алды. Сатучылар да сәүдәләреннән канәгать калды. Барысы да ярминкәләрнең шулай еш үткәрелүен теләде.

ххх

Шулай ук монда Әбунәче көне үткәрелде. Редакция хезмәткәрләрендә «районкага» 2018 елга биш кеше язылды. Бу гәзит укучыларыбызның күпчелеге яраткан гәзитенә льготалы декада вакытында язылуы белән аңлатыла. «Ашкадар таңнары», Русия һәм республика басмаларына почта аша язылучылар да булды. Редакция хезмәткәрләрендә язылучылар матур бүләкләр алды.


Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Фәнис АКЧУРИН фотолары.
Читайте нас: