+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 ноябрь 2017, 13:59

Рус рулеткасы яки

суррогат алкогольгә каршы торуТикшеренүләр ярдәмендә, эчәргә яратучылар кулланган суррогат аракының легаль алкоголь продукциясенә караганда күпкә агулырак булуы исбатланган. Аның икесе дә организмга зыян китерә, әлбәттә. Аермасы тик шунда: суррогат аракының зыяны күпкә тизрәк тәэсир итә.

суррогат алкогольгә каршы тору

Тикшеренүләр ярдәмендә, эчәргә яратучылар кулланган суррогат аракының легаль алкоголь продукциясенә караганда күпкә агулырак булуы исбатланган. Аның икесе дә организмга зыян китерә, әлбәттә. Аермасы тик шунда: суррогат аракының зыяны күпкә тизрәк тәэсир итә.

Җәмгыятьтә янәшәдә төрле кеше яши: статуслары буенча элиталы, кыйбатлы аракы эчүчеләр; арзан, әмма, кибетнекен; өченчеләре нәрсә янса, барысын да эчүчеләр; өйдә, үзе чыгарганны эчәргә яратучылар да бар. Тик боларның берсе дә үлем белән тәмамланучы бәхетсез очрактан страховкаланмаган. Компания белән элиталы, кыйммәтле, ә чынында контрафакт аракы эчеп, якты дөнья белән хушлашучылар да аз түгел, ә белә торып та ялган аракы эчүчеләр, яки аны дустына, туганына, күршесенә сатучылар турында әйтеп торасы да юк. Мондый аракы тәкъдим итеп, ул керем алырга ниятли: аның литр ярымлысын арзан хакка сатып ала һәм шешәләргә бүлеп сата. Баю һәм сатып алганда экономияләү теләге шулкадәр аңын томалый ки, ул азагы ни белән тәмамланасын уйламый да, хәтта.


Көнүзәк мәсьәлә


Моның белән үзенең, якыннарының, дусларының, танышларының сәламәтлеген кайгыртмаучылар гына шөгыльләнә: үзләре дә эчә һәм башкаларга да суррогат аракы, көмешкә сата.

Бу мәсьәлә көнүзәк булып тора. Юкка гына Республика Башлыгы Р. З. Хәмитов 2017 елның октябрь башында Башкортстанда хокук тәртибен тәэмин итү буенча даими эшләүче координацион киңәшмә үткәрмәде. Ул республика территориясендә контрафакт һәм суррогат алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы эш итү мәсьәләсенә багышланды.

- Ялган алкоголь белән көрәш һәрьяклап көчәйтелергә тиешлеге аңлашыла. Көч структураларына, федераль күзәтчелек органнары, республиканың башкарма органнары, район һәм шәһәр хакимиятләренә, җәмәгатьчелеккә бердәм эшләргә кирәк. Без проблеманың масштабын беләбез, эш фронты бик зур. Теләсә-кайсы кибеткә керегез, анда һаман булса “фанфуриклар” саталар. Кайда хезмәттәшлек булмавын, кайда таләпләрне катгыйлатырга кирәклеген, кайда координацион эш җитешмәвен аңларга кирәк. Кешеләр һәлак була – менә нәрсә куркыныч, - диде Рөстәм Хәмитов.

Әйе, кешеләр һәлак була яки гомерлеккә гарип булып кала. Мондый чакта үлем очракларын ничек булдырмый калырга, спиртлы эчемлек кулланасың икән, үзеңне ничек сакларга?

Консультацияне район дәваханәсе наркологы В. Г. Секач бирә.

- Василий Геннадьевич, нәрсә ул суррогат аракы һәм аның исемлегенә нинди эчемлекләрне кертергә мөмкин, аңлатыгыз әле?

- Алар исемлегенә, составында күбрәк техник спирт (нефть эшкәрткәннән соң алынган) булган эчемлекләр керә - бу организм өчен агу. Аны кулланганда, тәү чиратта, бөерләр, аннары бавыр һәм йөрәк зыян күрә, ахыры үлем белән тәмамлана.

- Сезнең практикада мондый очраклар булдымы?

- Әйе, агымдагы елның сентябрендә шундый ике хәл булды, икесе дә Бала-Чытырман авылында. 1980 елгы ир Күмертау шәһәренә җибәрелгәннән соң, реанимациядә җан бирде, ә икенчесе, шулай ук эшкә яраклы, 1974 елгы ир, өендә вафат булды.

- “Начар” аракыны шушы авылда күбрәк эчәләр, дигәнне аңлатамы бу?

- Иске Чытырманда һәр икенче йортта шундый аракы саталар дип әйтә алам. Туганнары шәһәрдән биш литрлы, литр ярымлы савытларда алып кайтып, сатуга калдыра. Теләсә-кайсы вакытта сатып алырга мөмкин диярлек.

- Нәрсә эшләп була? Сез нинди профилактик эшләр алып барасыз?

- Мәгълүмати төркемнәр составында халык белән очрашканда бу мәсьәләгә кагылмый калмыйбыз. Гәзиткә аңлатмалы мәкаләләр бирәбез. “Суррогат аракы зыяны турында” стенгазеталар чыгарабыз.

- Халыкның күпчелеге көмешкәне зарарсызрак, дип саный. Бу шулаймы?

- Бу дөрес түгел. Көмешкә чистартылган, фильтрланган аракыдан күпкә зарарлы. Көмешкә составында эфир майлары күп. Яхшы итеп чистартылган көмешкәнең агулау көче шәраб спиртындагыдан күпкә артык.

- “Боярышник” сүзе күпләрдә агулы матдә белән чагыштырыла. Эчәргә яратучыларны күз уңында тотып, аерым контингент өчен шушы дәвалану чарасын сатып алу мөмкинлеге бармы?

- Әйе, даруханәләрдә төнәтмә сатыла. Без, үз чиратыбызда, таблетка формасындагысын файдаланырга тәкъдим итәбез.

- Гәзит укучыларыбызга нинди теләкләрегез булыр?

- Сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз. Теләсә нинди исерткеч эчемлек эчүдән тыелыгыз. Сәламәтлегегез үз кулыгызда икәнен онытмагыз.

- Консультациягез өчен рәхмәт, Василий Геннадьевич.

Төбәк Башлыгы каршындагы югарыда аталган киңәшмәдән тагы бер цитата: “…Хокук саклау органнарына һәм профильле ведомстволарга республика территориясендә алкогольнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм бетерү буенча бердәм эшне дәвам итәргә һәм хезмәттәшлекне көчәйтергә…”

Болай дип әйтик: полиция хезмәткәрләренә зур өмет һәм җаваплылык йөкләтелә. Чөнки бу мәсьәләдә барынннан да күбрәк участок уполномоченныйлары хәбәрдар. Полициянең ЮХХДИ, икътисади хәвефсезлек хезмәткәрләре кебек башка хезмәтләре тарафыннан ниләр эшләнгән? Алар ни сөйләр? Мәгълүматны Федоровка районы Эчке эшләр бүлеге начальнигыннан белештек.

- Валерьян Илфат улы, сезнең бүлек районыбыз территориясендә контрафакт һәм суррогат аракының законсыз әйләнешенә каршы нинди эшләр башкарды?

- 23 октябрьдән 1 ноябрьгәчә бар республика территориясе буенча “Алкоголь” операциясе үтте. Ул оператив-профилактик чаралар кысаларында үткәрелде. Чара барышында 67 литр алкоголь продукциясе тартып алынды. Ә күптән түгел ЮХХДИ бүлеге хезмәткәрләре тикшерүгә туктаткан автомобильдә 10 тартма спиртлы сыекча тапты. Хокук бозучы әйтүенчә (ул Салават шәһәре кешесе), аракы, янәсе дә, Казахстан Республикасында җитештерелгән. 63 литр продукция тартып алынды һәм экспертизага җибәрелде. Суд карары белән ул административ җаваплылыкка тарттырылачак һәм аңа штраф салыначак.

- Штраф күләме күпме?

- 2017 елның 29 июлендәге “Административ хокук бозулар турында РФ Кодексына үзгәрешләр кертү турында” 265 санлы федераль законына яңа “Физик затларга алкоголь һәм спиртлы продукцияне законсыз ваклап сату” 14.17.1 мәддәсе кертелде. Анда алкоголь һәм спиртлы продукцияне мотлак конфискацияләү һәм 30 -50 мең сум күләмендә административ штраф салу каралган. Элек бу штраф 500 сум гына иде.

- Монда аерма зур, әлбәттә. Ә тартып алынган матди дәлилне ничек үтильләштерәсез?

- Район суды тарафыннан бу продукцияне үтильләштерү карары чыгарылды. Моның белән Идел буе федераль округында алкоголь базарын көйләү буенча Төбәкара федераль хезмәт идарәсе шөгыльләнә.

- Тагы да бозу очраклары бармы?

- Бер елда 205 литр спиртлы продукция тартып алынды. 14.2 мәддә буенча 17 кеше җаваплылыкка тарттырылды. 14.17 мәддә буенча районның дүрт кешесенә административ тикшерү эше кузгатылды. НЭБ һәм ПК бүлекләре хезмәткәрләре, полиция участок уполномоченныйлары, ЮХХДИ һәм ДН буенча инспекторлар барысы да суррогат алкоголь ясау һәм сатуны ачыклауга җәлеп ителде. Форсаттан файдаланып, район халкын ялган алкоголь һәм көмешкә сатучыларны ачыклауда кулларыннан килгәнчә ярдәм итүләрен сорыйм. Күпләр балигъ булмаганнарның спиртлы эчемлек сатып алуына шаһит була. Бу фактлар да игътибарсыз калырга тиеш түгел. Безгә хәбәр итегез, анонимлык гарантияләнә.

- Рәхмәт, эшегездә уңышлар телибез, Валерьян Илфат улы.

Монда тагы нәрсә өстисең? Ялган аракы һичшиксез организмыгызга зыян китерә. Тик сыйфатлы алкоголь эчемлекләре сатып алганда да, аларның да сәламәтлегегезгә берникадәр зыян китерүен исегездә тотыгыз, шуңа күрә аларның зарарсыз булуы турында сөйләү – ялгышлык. “Эчәргәме, эчмәскәме?” моны һәркем үзе уйлый.

Ә “Рус рулеткасы” дигән исем – ул уенчының кайчан атып җибәрәчәген белми торган уен булуы турында искә төшерү.


Гәрәй ХАЛИТОВ.


Халык нәрсә сайлый?

Кешеләр суррогат алкогольгә ничек карый, аларны саткан урыннарны беләме – менә шул турыда без район халкыннан сораштык.

Түбәндә аларның җавапларын тәкъдим итәбез.

Римма, Федоровка авылы:

- Суррогат алкогольгә каршымын. “Җылыткыч эчемлекләр” кирәк булганда (бәйрәмнәрдә яки кунаклар килгәндә) кибеткә, супермаркетка барам. Пушкин урамында көмешкә сатканнарын беләм, тик мин лицензияләнгән продукциягә өстенлек бирәм.

Наил, Балыклы авылы:

- Кибеттә берничә тапкыр сыйфатсыз аракыга тап булдым. Этикеткасында билгеле бренд исеме язылган иде. Бу җитештерүчегә ышанып, аңа өстенлек бирә идем. Тик менә… Шуңа күрә соңгы вакытта бары тик көмешкә генә сатып алам. Сатучысын яхшы беләм һәм аның эчемлек хәзерләгән рецепты белән дә танышмын. Юк-бар нәрсә булмаганын төгәл әйтә алам.

Василиса, Гончаровка авылы:

- Мондый хәвефкә юлыкмас өчен бөтенләй дә эчмәскә кирәк. Ә эчкән чакта инде кибеттәгесен, кыйммәтлесен сатып алып эчәргә. Товар арзан булган саен, агулану хәвефе дә зуррак.

Олег, Бала-Чытырман авылы:

- Кибеттәге эчемлекләр минем өчен бик кыйммәткә төшә. Минем танышым бар, аракыны аңардан алам. Арзанга туры килә.

Галина, Верхний Алыштан:

- “Полторашкаларда” аракы сатучыларга ачуым килә. Техник спирттыр әле савытларында, мөгаен. Минем шушы кешеләргә: “Сезгә оят түгелме?! Баю нияте белән башка кешеләрне - бәхетсез, хатыннарны – тол, балаларны ятим итәргә дә әзерсезме?”, - дип сорыйсым килә. Кибет киштәләрендә дә сыйфатсыз продукция эләгергә мөмкин икән, мондый кешеләрдән сатып алынганнары турында әйтеп торасы да юк. Суррогат аракы организмга акрынлап тәэсир итә, диләр. Шулай булгач, аның кире тәэсирен бүгеннән үк түгел, ә еллар үткәч сизәчәкбез. Менә шул вакытта: “Бәлки, шикле товар сатып алмаска булгандыр?”- дип уйларбыз, тик соң булыр шул.

Александр, Федоровка авылы:

- Кибеттән сатып алынганны гына эчәм, әмма кунакта көмешкәсен дә эчәргә туры килә. Үземне беркайчан да начар хис иткәнем булмады.

Фаил, Новоселка:

- Суррогатны мин эчмим. Башкаларга да киңәш итмим. Минемчә, бик эчәсе килгәндә, кибеттән сатып алырга мөмкин. Андагы алкоголь хәвефсезрәк булыр. Ә менә яшьләр өчен куркыныч. Авыл халкының балигъ булмаганнарга да исерткеч эчемлекләр сатуын беләм. Шулай инде, сатучыга ни! Аңа акча, күүүп акча кирәк. Ә нинди юл белән баю – аның өчен барыбер. Шул бәхетсез акча тормышыбызда бар нәрсәне дә хәл итә күрәсең?! Шушы агулы катнашманы балаларыгыз эчә дип күз алдына китерегез. Моннан беркем дә сакланмаган бит. Ә менә балагыз агуланса, аның күзләренә ничек карарсыз икән?!

Күрүегезчә, спиртлы эчемлекләрне кайда сатуларын күпләр белә, хәтта үзләре дә эчә, тик бу турыда кирәк урынга хәбәр итәргә батырчылык итмиләр. Бу гына да түгел… Респондентларыбыз фамилияләрен күрсәтү түгел, исемнәрен дә алмаштыруларын сорады. Берәрсе белеп калса! Үземнән шуны әйтәсе килә, без дәшмибез, барысына да күз йомабыз икән, кешеләр суррогат аракыдан зыян күрүен дәвам итәчәк. Нәрсә көтәбез соң без? Барыбыз да инвалид булып беткәннеме, әллә инде аннан да начарракнымы?!

Сорашуны Лилия КАНТИМЕРОВА үткәрде.





Читайте нас: