+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2017, 17:55

Бәхет ачкычы

Таныш булыгыз: мөлаем, күзләреннән җылылык һәм нур бөркелеп торган ир – бу Рәмил абый, ә янәшәсендә хатыны - тыйнак, тыныч, ягымлы Хәдикә апа. Алар Балыклы авылында 50 ел бергә иңгә-иң терәп гомер кичерә, нәкъ фоторәсемдәгечә.

Шатлыкта да, кайгыда да бергә.
Шатлыкта да, кайгыда да бергә.
Таныш булыгыз: мөлаем, күзләреннән җылылык һәм нур бөркелеп торган ир – бу Рәмил абый, ә янәшәсендә хатыны - тыйнак, тыныч, ягымлы Хәдикә апа. Алар Балыклы авылында 50 ел бергә иңгә-иң терәп гомер кичерә, нәкъ фоторәсемдәгечә.

Булачак тормыш иптәше белән танышканга кадәр егет армия сафларында хезмәт итеп кайта – ул “Байконур” космодромында ракетачы була. Аннары Рәмил Габидулла улы хәрби-исәп өстәле начальнигы, комсомол оешмасы секретаре (әйткәндәй, шушы вазыйфаны башкарган чорда ул әти-әнисе йортына тормыш иптәшен алып кайта), ферма мөдире, партия оешмасы секретаре, авыл советы рәисе, колхозда диспетчер була. Хезмәт юлы бик озын, аның стажы да зур - 60 ел, шуларның 20 елын ул соңгы эш урынында үткәрә.

Хатыны да үзенә пар килгән. Җиде ел сыер савучы булып эшли, чөгендер үстерүче була, авыл советы бинасында идән дә юа. Авыл хатын-кызларының йортта да мәшәкате җитәрлек. Хуҗалыктагы эшләрнең күбесе, иренең әти-әнисен тәрбияләү (үз йортларын салганчы, яшьләр 10 ел алар белән яши) хатыны иңенә төшә һәм боларның барысын да Хәдикә Шакир кызы бер авырлыксыз башкара.

Йорт бәхет белән тулы, дүрт бала, гаиләдә җылы мөнәсәбәт – шатланып яшә дә яшә генә. Аллаһы Тәгалә авырлыклар каршында сыгылып төшмәүче көчле кешеләргә генә сынау җибәрә, диләр. Хәбибуллиннар гаиләсенә дә кайгы килә - 29 яшьлек өлкән кызлары Гөлнара авариягә очрап, вафат була, ике баласы ятим кала. Бүген дә, гомерләренең шушы кайгылы көннәрен искә алганда, ана кешенең күзләрендә яшь бөртекләре барлыкка килә, йөрәгендәге бала югалту ярасы һаман да төзәлмәгән…Тик бәхетсезлектән алар сынмый-сыгылмый, ә киресенчә, гаилә тагы да ныграк берләшә, алар бер-берсенең ышанычлы иңнәренә таянып, тормышларының шушы аянычлы чорын үткәреп җибәрә ала.

Калган балалары лаеклы, ихтирамлы кешеләр булып үсә, югары белем алалар, үз гаиләләрен булдыралар. Кызлары Клара йорт хуҗабикәсе, күрше Әтәч авылында гомер кичерә, кызлары Гөлнур – Ырынбур шәһәрендә участок педиатры, уллары Ринат – Толбазы авылында “Россельхозбанк” идарәчесе. Рәмил абый белән Хәдикә апа сигез оныгына шатланып бетә алмый, оныклары да дәү әтиләре белән дәү әниләрен чиксез ярата. Ничек кенә ерак яшәсәләр дә, балалары туган йортларына еш кайта, зур хуҗалыкларында ярдәм итә, әти-әниләрен сау-сәламәт күрү, аларның терәген һәм ярдәмен, әтиләренең акыллы киңәшләрен ишетү һәм әниләренең ихлас сөю хисләрен тою мөмкинлеге алар өчен зур бәхет.

Балаларының да тату гаилә коруына аптырыйсы түгел, әти-әниләре аларга имин гаилә кору серләрен өйрәткәндер, мөгаен. Бәхетле яшәү серләрен Хәбибуллиннар безнең белән дә уртаклашты: “Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, юл куеп яшәргә кирәк. Күп нәрсә сабырлыктан да тора. Аннары, туганнарны “синеке” һәм “минеке”нә бүлергә ярамый. Әгәр дә сез никахта икән, димәк, якыннарыгызны да бертигез күрергә тиешсез. Киресенчә булганда, гаиләдә татулык булмаячак”.

Бүген дә Рәмил абый белән Хәдикә апа тыныч кына, пенсионерлар тормышы белән яшәми. Аларның зур хуҗалыгы, эре маллары, кош-кортлары, умарталары бар.

Хәбибуллиннарга ныклы сәламәтлек, озын гомер телисе килә. Аллаһы Тәгалә аларга туруннарын күрергә, исәнлектә-саулыкта бриллиант туйларын каршы алырга насыйп итсен.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.

(4896)
Читайте нас: