+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2017, 17:58

Басынкылык һәм тырышлык – аның төп сыйфатрлары

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ышанычлы кешеләр хезмәт сала. Алар гади һәм тыйнак, көндәлек вазыйфаларын намуслы башкара. Һәркемнең бөртекләп җыелган хезмәтләреннән бер гомум нәтиҗә ясала.

И. М. Сидоров малларны вакытында ашата.
И. М. Сидоров малларны вакытында ашата.
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ышанычлы кешеләр хезмәт сала. Алар гади һәм тыйнак, көндәлек вазыйфаларын намуслы башкара. Һәркемнең бөртекләп җыелган хезмәтләреннән бер гомум нәтиҗә ясала.
Илья Сидоров хезмәт юлын (Златоустовка авылы) “Пугачев” совхозында водитель булып башлый. Хуҗалык таркалганнан соң, һөнәрен башкага алмаштыра.
Менә инде сигез ел Илья Михайлович “Линар” җәмгыятенең Златоустовка сөтчелек фермасында мал караучы булып эшли. 25 ел шоферлык стажы булган, тәртипкә, төгәллеккә өйрәнгән ир, яңа эш урынында да сынатмый. Үз карамагындагы малларга хуш исле печән, сенаж һәм башка төрле мал азыгы салу, малларның торган урынын тәртипкә китерү өчен ул фермага һәрвакыт вакытында килә.
Һәркем мал караучы булып эшли алмый. Бу эшне чыдам һәм тырышлар гына башкара ала. Фермада аерым график, анда календарьдан гомум кабул ителгән бәйрәмнәрне дә “алып ташлыйлар” һәм, гомумән, кул көче белән эшләргә кирәк. Әмма авыр шартларда да намуслы, тырыш терлекчеләр яхшы уңышларга ирешә белә. Илья Михайлович коллегалары белән караган савым сыерлары төркемендә бер сыерга уртача савым 4000 литр тәшкил итә. “Линар” җәмгыяте быел башка хуҗалыкларга караганда күбрәк сөт савып алды. Югары күрсәткечләр, һичшиксез, бар коллективның бердәм эш нәтиҗәсе.
Малларны тәрбияли белгән, бу эшнең бар нечкәлекләрен төгәл аңлаган Илья Михайловичны коллегалары да, җитәкчелек тә хөрмәт итә. Быел ул һөнәре буенча иң яхшы, дип танылды.
Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: