+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2017, 17:54

Белем – зур байлык

Соңгы вакытта районның күпчелек почта бүлекчәләрендә әбунәчеләр саны кимүе һәм план үтәү авырлашканнан-авырлаша баруы турында ишетергә туры килә. Шуңа күрә Балыклы почта бүлекчәсеннән дистәдән артык республика һәм район басмаларына язылучы гаилә турында хәбәр иткәч, шушы гаилә белән танышырга ашыктык.

Фатыйма апа гәзит-журналлар укырга ярата.

Өйдә йорт хуҗабикәсе Фатыйма апа Латыйпова үзе генә иде. Ире Рәфкать абый корреспонденциянең яңа саннары белән тиз генә танышып чыккан да, балыкка киткән. Ә хатыны берничә журнал һәм гәзит яткан өстәл артында утыра иде.

Бак дисәң, яңа елдан бу гаилә 15тән артык басма алачак, алар арасында яраткан гәзите “Ашкадар таңнары” да бар. Без гәзит-журналларга язылуга Латыйповларның күпме акчасы китүе белән кызыксындык. “Гадәттә, киңкүләм мәгълүмат чараларына без 4000-5000 сум акча тотынабыз. Әмма безгә бер тиен дә жәл түгел. Дөньяда, илдә, республикада ниләр булганын, райондагысын әйтеп торасы да юк, белми ничек яшәп була?” – диде Фатыйма апа. Язылганнардан тыш, ул почтальоннар сатуга куйган гәзит-журналларны да сатып ала.

Әңгәмәбез ахырында хуҗабикә әбунәчеләргә активрак булырга, бер дә икенләнми күбрәк корреспонденциягә, һичшиксез “районкага” язылырга һәм барлык яңалыкларны белеп торырга киңәш итте.

Фәнис АКЧУРИН

фотосы.
Читайте нас: