+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2017, 17:27

Бухгалтерның барысы да исәптә

Саннар белән эш иткәндә төгәллек һәм игътибарлык таләп ителә, шулай ук кәгазьләрне дә тәртиптә тотарга кирәк. Фәрия Кускилдина эшенә нәкъ шулай җаваплы һәм җитди карый.

Саннар белән эш иткәндә төгәллек һәм игътибарлык таләп ителә, шулай ук кәгазьләрне дә тәртиптә тотарга кирәк. Фәрия Кускилдина эшенә нәкъ шулай җаваплы һәм җитди карый.
- Беркайчан да бухгалтер булып эшләрмен, бухгалтер һөнәрен үзләштерермен, дип уйламаган идем. Балачакта, шул чордагы барлык кызлар кебек үк, табиб яки укытучы булырга хыяллана идем. Тормышта барысы да башкача килеп чыкты. Озак еллар Салават шәһәренең бер предприятиесендә техник контроль контролеры булып эшләдем, аннары Бала-Чытырман филиалы автобусы кассиры булдым. “Пугачев” совхозы кибете мөдире булып эшләгәндә, Башкорт дәүләт аграр университетына читтән торып укырга керергә туры килде. Кырык яшемдә “биш”ле билгесенә диплом якладым, - дип сөйли ул.
Читайте нас: