+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2017, 17:58

Наградалар тапшырылды

10 ноябрьдә Уфа шәһәренең Ленин районында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

10 ноябрьдә Уфа шәһәренең Ленин районында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләре арасында безнең район делегациясе дә бар иде. Район хакимияте башлыгы В. Ф. Насретдинов белән икътисад һәм авыл хуҗалыгы буенча хакимият башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Н. Г. Насретдинов; М. В. Фрунзе исемендәге кооператив рәисе Ф. З. Галеев; “Башкорт казы” җәмгыяте генераль директоры Р. К. Сәетбатталов; “Линар” җәмгыятенең ферма мөдире М. И. Евдокимов; “Маяк” җәмгыяте җитәкчесе С. А. Дәүләтбаев; М. В. Фрунзе исемендәге кооперативның баш агрономы Р. З. Сәйфуллин; “Азат” җәмгыятеннән бозау караучы А. Д. Русакова Башкортстан башкаласында булдылар.

Бәйрәмдә 2017 елның 10 аена йомгак ясалды, авыл хуҗалыгы алдынгыларына наградалар тапшырылды. М. В. Фрунзе исемендәге кооператив БР Хөкүмәте дипломы белән бүләкләнде, ә шушы предприятиенең баш агрономы Ринат Сәйфуллинга Республика буенча “Һөнәре буенча иң яхшы” дигән исем бирелде. Михаил Евдокимовка (“Линар” җәмгыяте сөтчелек фермасы мөдире) “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде. “Азат” җәмгыятенең Новоселка бүлекчәсе бозау караучысы Алевтина Русаковага РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Рәхмәт хаты һәм истәлеккә сәгать тапшырылды.


Татьяна ИВАНОВА.
Читайте нас: