+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 ноябрь 2017, 17:57

Тырышлыклары өчен рәхмәтлебез

Басуларда уңыш җыю тәмамланганнан соң, районда традиция буенча кыр һәм ферма эшчәннәрен хөрмәтлиләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, үзләре өчен җиңел булмаган аграрийлар һәм терлекчеләр хезмәтен сайлаучылар адресына рәхмәт сүзләре яңгыраячак.

Басуларда уңыш җыю тәмамланганнан соң, районда традиция буенча кыр һәм ферма эшчәннәрен хөрмәтлиләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, үзләре өчен җиңел булмаган аграрийлар һәм терлекчеләр хезмәтен сайлаучылар адресына рәхмәт сүзләре яңгыраячак.
Хөрмәтле авыл халкы!
Сезне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән котлыйм!
Һөнәри бәйрәмне без авыл хуҗалыгының малчылык һәм үсемлекчелек тармакларында яхшы уңышлар белән каршы алабыз.
Җитәкчеләрнең, белгечләрнең эшне яхшы оештырулары, зур тәҗрибәләре, механизаторларның тырыш хезмәте язгы чорда агротехник чараларның зур комплексын башкарырга мөмкинлек бирде. Басуларга сортлы орлыклар чәчелде, биш мең гектардан артык җирне элиталы сортлар били.
Район хуҗалыклары уңыш җыюны вакытында тәмамлады. Быел бөртеклеләрнең уртача уңышлылыгы гектарыннан 21,3 центнер тәшкил итте, барлыгы 106, 3 мең тонна иген җыеп алынды (узган ел дәрәҗәсенә карата 25 процентка күбрәк.). Авыл районнары арасында безнең күрсәткечләр республикада иң яхшы унау арасында булуы куандыра.
Комбайнчыларның, механизаторларның һәм иген җыю звеноларның бердәм эше нәтиҗәсендә уртача уңыш буенча М. В. Фрунзе исемендәге кооператив, “Маяк”, “Искра” җәмгыятьләре алдынгылар булды. Бар авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә вакытында туңга сөрде һәм уҗым культураларын чәчте.
Машина-трактор паркын яңарту, яңа техника кертү - авыл хуҗалыгында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның мөһим факторы булып тора. 2017 елның 10 аенда район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан 127 млн сумга техника сатып алынды. Бу планда “Азат”, “Нива”, “Искра”, “Линар”, “Прогресс” җәмгыятьләре, ШЭ Рощупкин крестьян-фермер хуҗалыгы зур финанс өлеш кертте.
Районда малчылык үсешенә игътибар зур. 10 ай йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында эре маллар саны 11716 баш тәшкил итә, шул исәптән 4805 баш - савым сыерры. Барлыгы 9447 тонна сөт җитештерелде. Башка хуҗалыкларга караганда “Линар” җәмгыяте (узган елга карата 107 процент), “Нива” җәмгыяте (106 проц.), М. В. Фрунзе исемендәге кооператив (103 проц.), “Азат” җәмгыяте (101 проц.) барыннан да күбрәк сөт савып алды. 10 айда район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бер сыердан 3524 кг сөт савып алынды. Фермер хуҗалыкларында 1620 тонна сөт җитештерелде (узган елга карата 107, 3 проц.). Савымны барыннан күбрәк Г. М. Рощупкин (105 проц.) һәм И. Г. Сираҗетдинов (106 проц.) крестьян-фермер хуҗалыклары арттырды.
Хуҗалык фермаларында маллар продуктлылыгын күтәрү буенча эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Быел М. В. Фрунзе исемендәге кооператив 65 баш кара-чуар токымлы тана сатып алды. Ел ахырына кадәр “Искра” җәмгыяте шундый ук токымлы 30 баш мал сатып алырга ниятли.
Иткә маллар үстерелә. “Маяк”, “Искра”, “Нива” җәмгыятьләрендә, М. В. Фрунзе исемендәге кооперативта, “Технология”, ШЭ И. Ш. Акчурин, ШЭ В. М. Мишанкин крестьян-фермер хуҗалыкларында уртача тәүлеклек артым буенча күрсәткечләр яхшы.
Хәзерге вакытта терлекчелек тармагында кышкы чорда малларны асрау буенча киеренке чор. Моның өчен ныклы мал азыгы базасы булдырылды, район буенча шартлы бер баш малга уртача 32,6 центнер мал азыгы хәзерләнде.
Терлекчеләр малларны кышлатуга башка елларга караганда ныграк әзерләнде. Мал асрау биналарын ремонтлады.
Район ветеринария белгечләре малларның сәламәтлеген кайгырта, өстәвенә алар районда имин эпизоотик хәлне тиешле дәрәҗәдә тота.
Елга якынча йомгак ясап, район авыл хуҗалыклары предприятиеләренең оешканлык белән һәм бердәм эшләүләрен билгеләп үтәм. 1 ноябрьгә 2 млрд 799 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Сатудан алынган керем узган елга карата 115 процентка артты.
Районыбызда яшәүче һәр гаилә өстәлендә икмәк, сөт, ит һәм яшелчә бар. Шуңа күрә һөнәри бәйрәм ул тантана гына түгел, ә шушы ризыклар белән безне тәэмин итүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерү мөмкинлеге дә.
Хәзерге заман агросәнәгать комплексының катлаулы шартларда булуына карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре тырышлык, чыдамлылык, үз эшенә тугрылык үрнәге булып кала.
Район эшчәннәренә ирешкән уңышлары өчен рәхмәт әйтәм. Оптимизм, уңышлар, яңа казанышлар телим.
В. Ф. НАСРЕТДИНОВ,
Федоровка районы МР хакимияте башлыгы.
Читайте нас: