+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь 2017, 16:03

Хезмәтләрен хуплап, үзләрен котлап

Икмәк – бар нәрсәгә баш”, - дип юкка гына әйтмәгән халык, ә җир эшкәртеп иген үстерүчеләрне – туйдыручылар, диләр. Игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре – иң хөрмәтле кешеләр. Алар хөрмәтенә шушы көзге көннәрдә бар республикада бәйрәмнәр – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көннәре үтә. Тантаналы чара безнең районда да узды.

Кунаклар “Гермес” кулланучылар җәмгыяте продукциясен  кызыксынып карады.
Кунаклар “Гермес” кулланучылар җәмгыяте продукциясен кызыксынып карады.
Икмәк – бар нәрсәгә баш”, - дип юкка гына әйтмәгән халык, ә җир эшкәртеп иген үстерүчеләрне – туйдыручылар, диләр. Игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре – иң хөрмәтле кешеләр. Алар хөрмәтенә шушы көзге көннәрдә бар республикада бәйрәмнәр – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көннәре үтә. Тантаналы чара безнең районда да узды.

Һөнәре буенча иң яхшыларны хөрмәтләделәр

Традиция буенча, бәйрәмгә БР Хөкүмәте һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре чакырылган иде. Аларны район мәдәният йорты артистлары хуш исле икмәк, тоз, җыр белән каршы алды. Кунаклар район хакимияте башлыгы Венер Насретдинов белән алдынгы хуҗалык һәм предприятиеләр күргәзмәләрен бик кызыксынып карады. Район мәдәнит йорты фойесында М. В. Фрунзе исемендәге кооператив, “Нива”, “Азат” җәмгыятьләре, “Гермес” кулланучылар җәмгыяте, Федоровка сөт заводы (“Мәләвез сөт-консерва комбинаты” бүлекчәсе), “Линар” җәмгыяте, ШЭ крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы В. В. Ветров, “Башкорт казы” җәмгыяте һәм Иске Чытырман авылыннан умартачы М. М. Солтангулов үз продукцияләрен киң ассортиментта тәкъдим итте. РФ һәм БРның атказанган агрономы Л. И. Сәлишев истәлегенә багышланган почмакны балачытырманлылар әзерләгән иде.

Тантаналы җыелыш бик чагу һәм матур тамаша белән башланып китте. “Башаклар белән бию” вокаль-хореографик композициясе вакытында милли киемдәге рус гүзәле район мәдәният йорты сәхнәсенә халыкның кунакчыллык, игенчеләр һәм икмәк пешерүчеләр нәтиҗәсе символы булган күпереп пешкән зур икмәк алып чыкты.

Залда җыелучыларны район хакимияте башлыгы В. Ф. Насретдинов сәламләде. Ул авыл халкына җиргә һәм сайлаган һөнәрләренә тугры булганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Ул быелгы елның аграрийлар өчен ныклы сынау булуын, әмма авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең бердәм эшләве нәтиҗәсендә, продукция җитештерү буенча районыбызның республикада иң яхшылар рәтендә булуын билгеләде.

Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре уңышлары район хакимиятенең мактау грамоталары белән билгеләнде.

Республика агросәнәгать комплексы эшчәнлеге йомгаклары турында сөйләгәндә, Ф. З. Ханнанов (БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының тышкы бәйләнеш һәм инвесторлар белән эш буенча бүлек начальнигы) Федоровка районының авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге күрсәткечләре буенча гомум республика фонында лаеклы урында булуын, шулай ук инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа продуктлар сату буенча зур мөмкинлекләре булуын сызык өстенә алды. Котлау сөйләмендә ул федоровкалыларга югары уңышларга ирешүләрен, төзек техника һәм яхшы һава шартлары булуын теләде. Районның лаеклы хезмәткәрләренә БР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан мактау грамоталары тапшырды.

Республика Башлыгы Р. З. Хәмитов, БР Дәүләт җыелышы –Корылтай рәисе К. Б. Толкачев һәм БР Хөкүмәт премьер-министры Р. Х. Мәрданов исеменнән Республика Башлыгы ярдәмчесе С. Ф. Харрасов авыл халкын шушы күркәм вакыйга белән котлады.

- Уңыш бар икән, димәк, яшәячәкбез һәм эшләячәкбез, балалар үстерәчәкбез, төзиячәкбез, алга барачакбыз, - диде ул. Чыгышын: “Икмәк бар да – җыр да бар!” – дигән оптимистик нотада тәмамлады. Покровка авылыннан фермер хуҗалыгы башлыгы Р. М. Йосыповка Салават Фәттах улы РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Җитештерүчәнлек күрсәткечләре буенча алдынгы урыннар яулаган хуҗалыкларны район хакимиятенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләү церемониясе тантаналы рәвештә узды. “Нива”, “Линар” җәмгыятьләре, М. В. Фрунзе исемендәге кооператив, “Искра” һәм “Азат” җәмгыятьләре җитәкчеләре көчле алкышлар астында сәхнәгә күтәрелде.

Бу көнне агросәнәгать комплексы ветераннары адресына да җылы котлау сүзләре яңгырады. Район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшыру өчен хезмәт эшчәнлеген авыл хуҗалыгына багышлаган: М. С. Шәгалиев, Н. А. Ясаков, Ф. Х. Гозәерова, Ф. Г. Насретдинов, Р. Х. Насыйров, Л. С. Шаванова сәхнәгә чакырылды.

2017 елның 10 ае йомгаклары буенча һөнәре буенча иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләү чараның кульминацион вакыйгасы булды. Бүләкләү вакытында агрономнар, водительләр, терлекчеләр, сыер савучылар, бухгалтерлер һәм башка белгечләр сәхнәдә үзәрен тыйнак тотты. Тантаналы көй һәм көчле алкышлар астында аларга ал тасмалар тагылды һәм мактау грамоталары тапшырылды.

“Башкорт казы” җәмгыяте һәм “Мәләвез сөт-консерва комбинаты” җәмгыяте җитәкчеләре партнерларын Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән котлады һәм хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт әйтте.

Алдынгыларны район мәдәният йорты һәм үзешмәкәр артистлары концерт номерлары белән шатландырды. “Мерчень”, “Замандаш”, “Сударушка”, “Околица” һәм башка милли ансамбльләр җыр һәм биюләр башкарды. Алып баручылар Алевтина Петрова белән Азамат Гыйбадуллин чара барышында залда җыелучыларның кәефен күтәрде.

Башкорт җиренең хөрмәтле улын искә алдылар

РФ һәм БР атказанган агрономы Л. И. Сәлишев районның үсемлекчелек тармагы үсешенә зур өлеш кертте. Аның туфракны минималь эшкәртү ысулы республикада гына түгел, ә илдә танылу яулады. Чараның бер блогы шушы күркәм кешенең 80 еллык юбилеена багышланды. “Маяк” җәмгыяте агрономы Т. Н. Рисов хатирәләре, талантлы көрәштәше белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты. Күренекле якташыбызның тормыш иптәше Мөнәвәрә Хәбибулла кызы адресына да җылы сүзләр яңгырады. Аңа рәхмәт һәм хөрмәтләү йөзеннән чәчәк гөлләмәсе тапшырылды.

Район башкортлары корылтае исеменнән аның рәисе А. М. Тәтегәчева Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән котлады. Ул Л. И. Сәлишевны искә алырга килүчеләргә рәхмәт әйтте. Аның район иминлеге өчен башкарган эшчәнлеге турында сөйләде. Атказанган агрономның юбилеена багышланган “Үз җиренең улы” инша конкурсында җиңүченең исемен атады. Ул – Яңа Явыш мәктәбеннән Айсылу Габдерәшитова.

Фәнис АКЧУРИН

фотолары.

Читайте нас: