+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь 2017, 14:22

Күңел өчен шөгыль

Әниләр көне алдыннан, 23 ноябрьдә, район мәдәният йорты фойесында ярминкә-сәүдә узачак. Анда гүзәл затларның кул эшләре сатылачак. Ярминкә 18.00 сәгатьтә башлана.

Әниләр көне алдыннан, 23 ноябрьдә, район мәдәният йорты фойесында ярминкә-сәүдә узачак. Анда гүзәл затларның кул эшләре сатылачак. Ярминкә 18.00 сәгатьтә башлана.

Менә шундый чараларга, күргәзмәләргә баргач, үзеңне әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең һәм һәр иҗат эшенә карап сокланасың, авторларның фантазиясенә аптырыйсың. Районыбызда талантлы хатын-кызлар, чын “тылсымчылар” аз түгел. Алар гади генә нәрсәдән дә үзенчәлекле әйберләр бәйли, тегә – алар чын-чынлап “алтын” куллы.

Үзләренең искиткеч матур изделиеләре белән танылган кул осталары турында бераз сөйләп үтәр идем. Аларның берсе – Халисә Багаева (Батыр авылы), район һәм республика күргәзмәләрендә даими катнашучы. Аның иҗат җимешләренә карап, аларның кеше куллары белән ясалуына ышанып та булмый.

Балыклыбаш авылыннан Кәшифә Абдуллинаның чигелгән чагу эшләре һәрвакыт игътибарны җәлеп итә. Яңа Явыш авылыннан Әлфия Юлкутлинаның “Аккош әкияте” күз явын алып тора. Бала-Чытырман авылыннан Зилә Хмельницкая шәлләренә төрле бизәкләр ясый. Верхний Алыштаннан Лидия Батраева белән Александра Белякованың, Кузьминовкадан Лидия Силяеваның чигеп эшләнгән картиналарын сәнгать шедеврлары, дип атарга мөмкин. Бу картиналар әйтерсең дә күз алдында “чәчкә ата”, хушис бөрки. Веселовкадан Валентина Григорьеваның һәм Кирюшкинодан Вера Петрованың чуваш баш киемнәре – уникаль сәнгать әсәре. Сәет авылыннан Мәбурә Гаеткулованың эшләреннән, бигрәк тә “Җиде кыз” композициясеннән ниндидер җылылык бөркелә. Еш кына күргәзмәләребезне Роза Ракаеваның (Бала-Чытырман авылы) милли колорит белән сугарылган паласлары бизи. Лариса Сидневаның (Алешкино авылы) тасмалар ярдәмендә чигә алмаган чәчәге юктыр, мөгаен. Коралачык авылыннан Альфира Абдуллина, Фәрзәнә Зөбәероваларның чигелгән сөлгеләре матурлык һәм нәзакәтлек дөньясына әйди. Кул осталарының эшләрен ярминкәдә күрергә һәм сатып алырга мөмкин булачак.

Бу шөгыльләрнең хатын-кызларыбыз өчен мавыгу гына түгел, ә гаиләләренә керем китерүен, һәр кеше өчен интерьер предметы, бизәк булып шатландыруын телим. Шуңа күрә югарыда атап үтелгән осталарны гына түгел, ә әлегә үз эшләре белән танылып өлгермәгән, һичшиксез, яхшы осталар булган гүзәл ханымнарны да ярминкәдә катнашырга, ә район халкын күңелләренә хуш килгән әйберләрне сатып алырга чакырам.
Читайте нас: