+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2017, 12:35

Хезмәтенә күрә - хөрмәте

Батыр авылы мәктәбе ашханәсендә төштән соң кеше юк иде, һәр җирдә пөхтәлек хөкем сөрә.

Батыр авылы мәктәбе ашханәсендә төштән соң кеше юк иде, һәр җирдә пөхтәлек хөкем сөрә. Ә аш бүлмәсендә икенче көнгә азык-төлек хәзерләү процессы бара иде. Без килүгә махсус әзерләнгәннәрдер, дип уйламыйм, ә поварның пөхтә кыяфәте күзгә ташлана: крахмалланган ак халат, башында шундый ук колпак, кухня өстәлендә - тәртип.
Мәктәп ашханәсе повары Мәүсилә Байдәүләтова элек медицина хезмәткәре булып хезмәт салган икән. Ул Уфа шәһәренең 1нче медучилищесын тәмамлаган. 1981-1990 елларда туган авылы Батырда үз белгечлеге буенча эшләгән. Соңрак Салават шәһәренең балалар поликлиникасында шәфкать туташы булып хезмәт салган. Туган авылына әйләнеп кайткач, поварлык курсларын тәмамлап, менә инде 16 ел дәвамында мәктәптә балаларга төшке аш пешерә.
- Мондый намуслы, эшен җиренә җиткереп башкарган кешеләрне сирәк очратасың. Ул эшенә җаваплы карый, белемле, отчетларны да вакытында тапшыра бара. Бу бик мөһим. Мин аның эшеннән тулысынча канәгать. Мәүсилә Сәйдәш кызы хатын-кыз-әни һәм кеше буларак та күпләргә үрнәк. Мин шулай дип уйлыйм, - ди аның турында мәктәп директоры Эльза Миргали кызы Акчурина.
Читайте нас: