+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2017, 12:25

Озын гомер – язмыш бүләге

“Ул - тормышыбыз маягы, -ди бертавыштан Михайловка авылында гомер кичерүче Дегтярев Дмитрий Осиповичның балалары һәм оныклары.

ди бертавыштан Михайловка авылында гомер кичерүче Дегтярев Дмитрий Осиповичның балалары һәм оныклары.

– Сугыш чорын үткән һәм үзе дә сугышта катнашкан. Әниебез белән гомер буе колхозда хезмәт салдылар, безне тәрбияләп үстерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар. Әтиебез һәрвакыт көчле, тәвәккәл, кыю һәм гадел булды. Хәзер дә ул безгә юл күрсәтүче якты йолдыз кебек, таянычыбыз да, ярдәмчебез дә, киңәшчебез дә”.

… Дмитрий Осипович моннан тугыз дистә ел элек Сыскан авылында (хәзер район картасында бу авыл юк) дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башланганда ул үсмер генә була һәм өлкәннәр белән беррәттән, шул вакыттагы “Коммунист” колхозында, җәен – яланда, кышын фермада хезмәт сала.

1949 елның августында аны армиягә алалар. Хезмәтен Хабаровскида, 17343нче хәрби частьта башлый. Присяга кабул иткәннән соң, аларны Сибучар станциясендә урнашкан автомәктәпкә шоферлар курсына укырга җибәрәләр. Шул вакыттан бирле, аның тормышы юл белән бәйләнгән. Хабаровскида укып бетергәннән соң, 151нче полк формалаша, аны сугыш барган Кореяга җибәрәләр.

Хәзер Дмитрий Осипович Кореяда хезмәт иткән чорны дулкынланып искә ала: “Безнең полкта биш йөздән артык кеше иде. Башта без Елудзянь елгасындагы электр станциясен, аннары аэродромны сакладык. Менә шунда зур бәхетсезлек булды – аэродромга термит ыргыттылар… һәм полк юкка чыкты!” Ветеран бумажнигыннан элекке фотографияне алды һәм җыерчыклы куллары белән сыпырып: “Менә алар, минем хәрби иптәшләрем, аларның 26сы гына исән калды. Безне басуларны сугару өчен эшләнгән арык кына саклап алып калды”. Менә шушы хатирәләр аңа 65 ел тынгы бирми.

Ул туган авылына 1953 елда кайта һәм тиз арада “Пугачев” МТСына (Юрматы һәм Веровка авыллары) эшкә урнаша. Менә шушы Веровка авылында үзенең булачак хатыны Беликова Нина Семеновнаны очрата да инде. Алар 58 ел иңгә-иң терәп гомер кичерә. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ә Михайловкага алар 1957 елда күченеп киләләр, башта иске генә йортта яшиләр, аннары үз көчләре белән яңасын салып керәләр.

Еллар үтә, вакыт, ил һәм тормыш үзгәрә. Ә Дмитрий Осипович водитель һөнәренә тугры кала. Район һәм республика юлларын буйлый, техникага сакчыл була, намуслы хезмәт сала. Шоферга тузанлы басулардан, көртләр ерып, борма юллардан йөрү җиңел булмый. Шулай да ничек кенә авыр булмасын, ул сайлаган һөнәренә беркайчан да үкенми. Олы яшьтә булуына карамастан, ул әле дә руль артында.

Водитель хезмәте – бик җаваплы эш, аеруча, йөк ташу (кешеләр йөртүне әйтеп торасы да юк). Дмитрий Осипович “Новая жизнь” колхозы рәисе Александр Склярны 14 ел йөртә. Хезмәт эшчәнлегендә төрле транспорт чараларында эшләп өлгерә - аңа алты яңа машинаны ышанып тапшыралар. Дмитрий Осипович әйтүенчә, яхшы шоферның төп сыйфаты – ару-талуга карамастан, чыдамлылык, игътибарлылык, җыйнаклык.

Намуслы хезмәте өчен Дмитрий Дегтярев берничә тапкыр грамоталар, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен Бөек Ватан сугышында җиңүнең 30, 40, 50, 60, 65, 70 еллыгына медальләре белән бүләкләнә. Ә менә Корея медален, кызганычка каршы, шаян оныклары уйнатып югалткан.

Хатыны да үзенә пар килгән: шулай ук кыю, эшчән, уңган. Әйткәндәй, Нина Семеновна, тормыш иптәше кебек үк, гомере буена бер урында хезмәт сала – “Новая жизнь” колхозында сыер савучы һәм бозау караучы була. Тотрыклылык – Дегтяревларның гаилә билгеседер, мөгаен. Фидакарь хезмәте өчен ул да күп наградалар белән бүләкләнгән. Тик Мәскәүгә ВДНХга бару – иң истәлеклесе була. Аннан алып кайткан, әле дә диван өстендә стенада эленеп торган келәм, бүген Дегтяревларга тырыш, хәстәрлекле хатын, әни һәм дәү әни турында искә төшереп тора (ул инде җиде ел элек мәрхүмә).

Ирле-хатынлы Дегтяревлар яхшы балалар тәрбияләгән. Алар барысы да, әти-әниләре кебек патриотлар, алар эзеннән киткән, бәхетләрен читтән эзләмәгән, ә туган авылларында гаилә корып төпләнгән. Кызлары Любовь Дмитриевна шул ук колхозда бозау караучы булып эшләп, хаклы ялга чыккан. Уллары Иван әтисе кебек гомере буе водитель булган. Кече кызлары Галина Дмитриевна Старомихайловка сөт кабул итү пунктында лаборант, мастер булып хезмәт салган. Хәзер алар барысы да хаклы ялда. Һәр көн әтиләренә килеп, ярдәм итеп торалар.

Шулай да, бай һәм бәхетле кеше Дмитрий Осипович. Аның алты оныгы һәм тугыз туруны бар. Шушы көннәрдә алар барысы да туган йортларына җыелышып, аны юбилее белән котлаячак һәм ярату, рәхмәт сүзләрен әйтәчәк. Без дә аларга кушылабыз һәм Дмитрий Осиповичка ныклы сәламәтлек, бәхетле гомер, җан тынычлыгы, тагы бик күп еллар балаларын һәм оныкларын үзенең җан җылысы белән җылытып, шатландырып яшәвен телибез.
Гәрәй ХАЛИТОВ

фотосы.

Википедиядән белешмә. Корея сугышы – Төньяк һәм Көньяк Корея арасындагы конфликт, ул 1950 елның 25 июненнән 1953 елның 27 июленәчә дәвам иткән (сугышның рәсми тәмамлануы игълан ителмәсә дә). Еш кына бу салкын сугыш вакыты конфликты АКШның аларның союзниклары һәм көчләре КНР һәм СССР арасындагы сугыш дип исәпләнгән. Төньяк коолиция составына Төньяк Корея һәм аның кораллы көчләре; Кытай армиясе; шулай ук сугышта рәсми катнашмаган СССР кергән, тик аны финанслауның күпчелеген, шулай ук Кытай гаскәрен тәэмин итүне үзенә алган.
Читайте нас: