+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2017, 12:32

Программа – гамәлдә

Авыл халкы җыелышта Урындагы башлангычларга ярдәм программасы кысаларында мәктәпнең шифер белән ябылган түбәсен проф-настилга алмаштырырга карар итте.

Район башлыгы яшь буынга үгет-нәсыйхәт бирә.
Район башлыгы яшь буынга үгет-нәсыйхәт бирә.
Авыл халкы җыелышта Урындагы башлангычларга ярдәм программасы кысаларында мәктәпнең шифер белән ябылган түбәсен проф-настилга алмаштырырга карар итте. Чөнки озак еллар дәвамында шушы белем учагында түбәдән су үтә иде. Ел дәвамында капиталь ремонт буенча актив эш алып барылды. Ул ноябрьдә тәмамланды һәм шул уңайдан айның
13ендә бәйрәм узды.
Район хакимияте башлыгы В. Ф. Насретдинов бу проектны контрольдә тотты – аңа мәктәп директоры Р. М. Муллабаева аеруча рәхмәт белдерде. Чарадагы чыгышында Венер Фәрит улы эшләрнең муниципаль бюджет, республика бюджеты, спонсорлар, авыл халкы акчаларына башкарылуын билгеләп үтте. Шулай ук ул проектта гомум халык тырышлыгы белән ирешелгән хезмәт нәтиҗәсенә сакчылрак, игътибарлырак булырга ярдәм итәчәген әйтте.
Венер Фәрит улы мәктәпкә үткән килүендә тагы нинди көнүзәк проблемалар булуы белән кызыксынган иде. Бина эчендә бәдрәф кирәклеге турында сүз кузгаткач, ул смета ясауларын сорады һәм шушы проблеманы хәл итәргә ышандырган иде. Агымдагы айда җылы санузелны файдалануга тапшырдылар. Идәннәрен генә буйыйсы калган – буяу сатып алынган һәм уңайлыктан файдалана башларга да мөмкин.
Рәйсә Мөдәрис кызы проектны тормышка ашыру этаплары турында сөйләде һәм Динес авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенең элекке хезмәткәрләре: эшләр идарәчесе Р. Ә. Йосыповага, авыл биләмәсе башлыгы Р. З. Сәйфуллинга; хәзерге башлык Р. С. Гаффаровка, мәгариф бүлеге начальнигы Р. Т. Исмәгыйлевка документлар әзерләп тапшыруда, смета төзүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук иске түбәне сүтәргә ярдәм иткән әтиләргә дә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Читайте нас: