+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2017, 17:16

“Җаваплы, белемле” ,–

диде М. В. Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе Ф. З. Галеев хуҗалыкның баш агрономы турында. Ринат Сәйфуллин 2016 ел йомгаклары буенча районның иң яхшы агрономы дип танылды. Ә 2017 елның ноябрендә ул республиканың министрлар кабинеты рәисенең беренче урынбасары И. Р. Мөхәммәтдинов кулыннан Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең “Һөнәре буенча иң яхшы” Дипломын алды.

“Шундый югары нәтиҗәләргә ничек ирештегез?” – дигән соравыбызга ул:
- Бу минем генә казаныш түгел, ә гомум хезмәт нәтиҗәсе. Эш өчен хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан бар шартлар да булдырылган. Беренчедән, заманча, көчле техника булу бар төр басу эшләрен дә яхшы башкарырга мөмкинлек бирә. Чөнки иске трактор һәм агрегатлар белән ерак китеп булмый. Икенчедән, минераль ашламалар сатып алу һәм куллану, басуларга органик ашламалар кертүне оештыру – шулай ук игенчелекнең төп шарты булып тора. Моннан башка югары уңыш алып булмый. Һәм, әлбәттә, кадрлар зур роль уйный – тәҗрибәле, намуслы механизаторлар, водительләр - безнең төп эшчеләр. Аларның җаваплы карашыннан башка җитди эшләр оештыру авыр булыр иде.
4755 га мәйданда оптималь срокларда без чәчү компаниясен оештыра алдык. Бөртеклеләргә - химик һәм техник культураларга рәтара эшкәртү вакытында башкарылды. Уңыш җыюны бердәм тәмамладык. Бөртеклеләрнең уртача уңышлылыгы гектарыннан 26,8 центнер тәшкил итте. Мин бу фрунзелеләрнең бердәм эш нәтиҗәсе, дип саныйм.
Үз чиратымда, күрше район, төбәкләренең алдынгы хуҗалыклары тәҗрибәсен өйрәнәм. Белгеч-агрономнар белән киңәшләшәм. Мин бит белемем буенча инженер-механик, 2012 елдан агроном булып эшлим, - дип җавап бирде.
Әңгәмәбездән соң яшь һәм энергияле агроном келәтләргә таба ашыкты. Аның сүзләреннән хуҗалыкта игеннәрне сортларга аеру белән шөгыльләнүләрен, чәчүгә хәзерләнүләрен белдек. Киләчәк уңышка нигез бүген салына.
Фәнис АКЧУРИН
фотосы.
Читайте нас: