+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2017, 17:02

Барысы да сезнең хакта һәм сезнең өчен!

Һәр корама кисәге – чагулыгы, бизәкләрнең төрлелеге, бәйләнгән әйберләр – матурлыгы белән үзенә җәлеп итеп торды. Мин нәрсә турында сөйлим, дисезме? Район мәдәният йорты фойесында узган ярминкә-сәүдә хакында.

Даша Луконина яраткан мультфильмыннан Маша җырын башкарды.
Даша Луконина яраткан мультфильмыннан Маша җырын башкарды.
Һәр корама кисәге – чагулыгы, бизәкләрнең төрлелеге, бәйләнгән әйберләр – матурлыгы белән үзенә җәлеп итеп торды. Мин нәрсә турында сөйлим, дисезме? Район мәдәният йорты фойесында узган ярминкә-сәүдә хакында.
Мондый күргәзмәне тәү тапкыр оештырдылар һәм ул бик уңышлы килеп чыкты. Егермегә якын хатын-кыз үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте.
Салкын кышка санаулы гына көннәр калды, остабикәләр моны яхшы белә. Шуңа да федоровкалылар: Саҗидә Кашаева, Ольга Савкина, Надежда Данилова, Ләйсән Гобәйдуллина; искечытырманлылар Минсара Исәнгулова, Роза Ракаева; Бала-Чытырманнан Зилә Хмельницкая; Гончаровкадан Фәридә Хөсәенова; кузьминовкалылар Наталья Малышева, Лидия Силяева, Эльвира Ибраева; Кирюшкинодан Христиния Селиверстова; Орловкадан Надежда Закузникова энә һәм ыргаклар белән бәйләнгән мамык, йон шәлләр, “паутинкалар”, бияләйләр, палантиннар, оекбашлар, тапочкалар, күлмәкләр һәм бик күп башка әйберләр алып килгән.
Йортта матурлык булдыру өчен күп нәрсә кирәк. Кечкенә генә бер әйбер дә интерьерны танымаслык итеп үзгәртә ала. Ә район осталарының күркәм эшләре турында әйтеп торасы да түгел. Балыклыбаш авылыннан Кәшифә Абдуллина, балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге балаларының, Федоровка авылыннан Татьяна Луконинаның энә мендәрчекләре, прихваткалар, машина утыргычлары өчен келәмчекләр, урындык өсләренә япмалар, төрле ысуллар һәм сәйләннәр белән чигелгән алъяпкычлар, картиналар ерактан ук чара кунакларын үзләренә җәлеп итеп торды.
Ә Рәсимә Сәйфуллинаның (Өчбүләк авылы) хуш исле үләннәрен һәм Федоровка авылыннан Гүзәл Фатыйхованың камыр ризыкларын сатып алучыларның тәмле итеп чәй эчәчәгендә шик юк.
Бу ярминкә районыбызда иң тырыш, уңган остабикәләр, бәхетле аналар яшәвен тагы бер тапкыр дәлилләде. Ярминкәдә катнашучылар әйтүенчә, кызлар өчен атластан эшләнгән төрле заколкаларга, резинкаларга (аларны югарыда аталган ханымнарның барысы да тәкъдим итте), балалар киемнәренә ихтыяҗ зур булган. Киләсе ел ярминкәдә катнашучылар боларны исәпкә алыр, мөгаен. Икенче тапкыр сатып алучылар да, сатучылар да күбрәк булыр, дип өметләнәбез.
Ана – бөек исем!
Ярминкәдән соң, Әниләр көненә багышланган зур концерт булды. Ул тулы аншлаг белән үтте. Район талантлары иҗатын күрергә теләүчеләр шулкадәр күп булды ки, утырыр урын да җитмәде, хәтта.
Чара башланып китүе белән үк тамашачыларны таң калдырды. Яктылык эффекты һәм шәүләләр уены ярдәмендә әзерләнгән күренеш беркемне дә битараф калдырмады. Моңлы көй астында, баласына гомер биреп, соңгы сулышына кадәр саклап-яклап баручы хатын-кыз-Ананың озын тормыш юлы күрсәтелде.
Читайте нас: