+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2017, 17:00

Киләчәк буынга хат

7 ноябрьдә “Азат” җәмгыятенең Новоселка бухгалтериясендә гадәти булмаган вакыйга узды.

7 ноябрьдә “Азат” җәмгыятенең Новоселка бухгалтериясендә гадәти булмаган вакыйга узды.
Әлеге вакытта эшләгән бухгалтерлар гына түгел, ә элекке бухгалтерия хезмәткәрләре дә җыелды. Ирле-хатынлы Иван Петрович һәм Людмила Николаевна Федоровлар да килде. Эш шунда, 1967 елның 31 декабрендә “Родина” колхозының баш бухгалтеры Федоров Петр Семенович (Иванның әтисе) сейфка посылка салып калдырган. Гади кәгазьгә төрелгән пакет бау белән бәйләнгән һәм аңа сургуч печать сугылган. Тышына: “Совет властеның 100 еллыгына кадәр ачмаска!” – дип язылган.
Посылка ярты гасыр үз сәгатен көтеп яткан, илле ел бухгалтерлар: “Төргәк эчендә нәрсә икән?” – дип баш ваткан. Ә баш бухгалтер 1986 елда пенсиягә киткәнче бу сорауга хәйләле генә елмаеп куя биргән һәм серне ачмаган. Бу төргәкнең эчендә нәрсә булуын аның урынбасары Михаил Федорович Петров та, трактор паркы бухгалтеры Архип Константинович Петров та, кассир Иван Алексеевич Петров та, колхоз рәисе Илья Иванович Антонов та берни белмәгән.
Күрүебезчә, 1967 елда бухгалтериядә ир-егетләр эшләгән. Җитмешенче елларда, техникум һәм вузларда укулар тәмамланганнан соң, элекке кадрларга алмашка колхоз бухгалтериясенә кызлар кайта. Хәзер инде аларның күбесе хаклы ялда. Барысы да диярлек баш бухгалтерның наказын хәтерли. 7 ноябрьдә хуҗалык идарәсендә җыелып, элекке коллегаларын искә алдылар һәм пакетны ачтылар.
Читайте нас: