+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2017, 12:56

Батальонның иң яхшы яугире

Солдатның туганнарының, бигрәк тә әнисе - Верхний Алыштан авылыннан Мария Сергеевна Савкинаның күңеле әрни. Улының Кытай чигеннән 20 километр читтә хезмәт итүе, аның хәрби частеның һәрвакыт хәрби әзерлектә торуы кызык эш түгел бит.

Солдатның туганнарының, бигрәк тә әнисе - Верхний Алыштан авылыннан Мария Сергеевна Савкинаның күңеле әрни. Улының Кытай чигеннән 20 километр читтә хезмәт итүе, аның хәрби частеның һәрвакыт хәрби әзерлектә торуы кызык эш түгел бит.
Хәзер инде хафаланулар, йокысыз төннәр – барысы да артта калды. Сергей шушы көннәрдә туган йортына исән-имин әйләнеп кайткан, элеккечә шаян, тик бераз гына олыгаеп киткән. Егет туган йортына кайтканчы, аның әти-әнисенә менә шундый эчтәлекле Рәхмәт хаты килгән булган:
“Кече сержант Дарбинян Сергей Арутюнович - батальонның иң яхшы хәрбиләренең берсе. Хәрби әзерлектә югары күрсәткечләргә өлгәште, тәртипле, өлкәннәргә карата иътибарлы солдат. Ул – Туган ил каршындагы бурычны үтәүдә үрнәк булып тора.
Ватанны лаеклы саклаучы ул тәрбияләгәнегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәм.
Хөрмәт белән, часть командиры, подполковник А. Кушнерик”
Сергей Ракеталар гаскәрендә артиллерист булып хезмәт итүе турында сөйләргә ярата. Приморский крайның Липовцы поселогындагы хәрби частьта аңа санитар инструктор һәм БМ-21 ракета системасы бүлегенең командир вазыйфаларын ышанып тапшыралар. Аларны Сергей лаеклы башкарып чыга.
Русиянең Кораллы көчләр рәтендә ярты ел үткәч, яшь егетне һәм аның биш иптәшен Русия этабында катнашу өчен Халыкара армия уеннарына сайлап алалар. “Мастер-оружейник” конкурсы үткән Пенза шәһәреннән егетләр икенче урын яулап, истәлекле бүләкләр алып, күтәренке кәеф белән кайталар. Менә шуннан соң часть командованиесе Сергейга кече сержант званиесе бирә.
Лаеклы хезмәтеннән соң ул укуын дәвам итәргә ниятли. Булачак хирург Башкорт дәүләт медицина университетының өченче курсында армиягә чакыру ала. Ә барлык танышларына да Сергей армиядә хезмәт итәргә киңәш итә. “Чөнки туган йорттан читтә булганда гына чын дуслыкның, сөюнең, бигрәк тә әти-әниеңнең, гомумән, тормышның кадерен беләсең”, - ди ул.
Фото гаилә
альбомыннан.
Читайте нас: