+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2017, 12:57

Икесенә бер юл

Иңгә-иң терәп, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә уртаклашып, саф хисләрен саклап, кулга-кул тотынышып, ярты гасыр гомерләрен бергә үткән гаилә парларын күрү нинди рәхәт…

Иңгә-иң терәп, шатлыкларны да, кайгыларны да бергә уртаклашып, саф хисләрен саклап, кулга-кул тотынышып, ярты гасыр гомерләрен бергә үткән гаилә парларын күрү нинди рәхәт…
Галинур Зиннур улы белән Фәимә Солтан кызы Вәлишиннар ярты гасыр элек чәчләрен-чәчкә бәйли. Шул вакыттан бирле алар тату, матур гомер кичерә. Ә аларның бәхетле гомер сере гади – ул якын кешеңне аңлап, хөрмәт итеп яшәүдә.
Очрашканчыга кадәр, аларның һәркайсысы акыл туплап өлгерә. Сугыштан соңгы елларда туган балаларга җиңелдән булмый. Галинур Зиннур улы Бала-Чытырман авылында туып-үсә, ул күпбалалы гаиләдә иң өлкәне була. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Дедово һөнәрчелек училищесына механизаторлыкка укырга керә, аннары “Пугачев” совхозында тракторчы булып эшкә урнаша. Хуҗалыктан КСК-100 комбайны белән идарә итү күнекмәләренә өйрәнү өчен Гомельгә җибәрелә.
Фәимә Солтан кызы Стәрлебаш районының Аллагуат авылында туып-үсә. Авылдашлары итәгатьле һәм ачык йөзле сатучыны яхшы белә. Алар арасында Галинурның апасы да була. Галинур апасына кунакка килеп йөргән вакытта шушы мөлаем кыз белән таныша, аннары комбайнында сөйгәнен күрергә барып йөри башлый. Бер елдан Галинур Зиннур улы кызны туган авылына алып кайта.
Тәүге чорда яшьләр иренең әти-әнисе белән бергә яши. Аннары урындагы хуҗалык җитәкчелеге яшьләргә кечкенә бүлмә бирә. Фәимә Солтан кызы сыер савучы була. Ул вакытта тормыш иптәше трактор мастерскоенда механик булып эшли. Сыйфатлы запас частьлар алып кайту өчен аңа Русиянең төрле шәһәрләренә барырга туры килә. Икесенә бер юл сайлаган парның гаилә тормышы менә шулай алга бара. Тырышалар, эшлиләр һәм тормыш бүләкләрен рәхмәт белән кабул итәләр. Беренче сабыйлары – уллары Фәнүр, аннары ике кызлары – Сөмбел белән Айгөл дөньяга килгәч, бик шатлана Вәлишиннар. Әти-әниләре аларны үзләренең тырышлык һәм бер-берсенә карата хәстәрлелек үрнәгендә лаеклы тәрбияләп үстерә. Галинур Зиннур улы хаклы ялга чыккач та эшен ташламый. 65 яшенәчә УАЗ машинасында сыер савучыларны фермага йөртә.
Фәимә Солтан кызы хаклы ялга чыкканчы хатын-кызга хас булмаган һөнәр – эретеп-ябыштыручы булып хезмәт сала. Хуҗалык мастерскойларында механизаторларга техника ремонтларга ярдәмләшә. Велосипедларна запас частьлар эретеп ябыштырырга кирәккәндә малайлар да, көрәк-сәнәге сынган авылдашлары да ярдәм сорап аңа килә. 22 ел элек тормыш иптәше төзегән зур, матур йортка да ул суүткәргечне үзе үткәрә.
Фәимә Солтан кызы хаклы ялда да кул кушырып утырмый. Элегрәк шәлләр бәйләгән булса, хәзер инде сәламәтлеге какшау сәбәпле, бу эш белән шөгыльләнми. Әбекәй мәчеткә йөри, гарәпчә укый-яза белә, ә якшәмбе көннәрендә балаларга дәресләр бирә. Галинур Зиннур улы белән кызлары Айгөл, кияүләре Филүзгә (алар белән бергә яшиләр) йорт эшләрендә ярдәмләшәләр. Балалары әти-әнисен хөрмәт итә, бер авырлыкларсыз яшәтергә тырышалар. Дүрт оныгы дәү әнисе белән дәү әтисе янына еш килеп йөри. Тиздән Фәимә Солтан кызы белән Галинур Зиннур улы картәти һәм картәни булачак.
Шушы көннәрдә бу тату гаиләне 50 ел бергә яшәүләре белән котладылар. Районыбызның ЗАГС начальнигы Полина Никифоровна Республика Башлыгының котлау хатын укыды һәм Вәлишиннарга истәлекле бүләк тапшырды. Балалары һәм оныклары да әти-әниләрен күркәм вакыйга белән котлады. Аларга лаеклы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт әйттеләр, сәламәтлек һәм киләсе юбилейлы даталарга кадәр барысын да шатландырып, акыллы киңәшләрен һәм тәҗрибәләрен уртаклашып, озак еллар гомер кичерүләрен теләделәр.
Фәнис АКЧУРИН
фотосы.
(4945)
Читайте нас: