+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2017, 13:03

Мәчет төзү – изге эш

Гончаровка авылында иман йортын төзү тәмамланып килә.

Гончаровка авылында иман йортын төзү тәмамланып килә. Бина, шушы авылда яшәүче халыктан җыелган, хәер һәм спонсорлар акчасына төзелә. Туган якларыннан читтә яшәүчеләр дә ярдәм кулы суза.
Авылның имам-хатыйбы Искәндәр хәзрәт безне мәчет бинасында каршы алды, төзелеш эшләре барышы хакында сөйләде, шушы саваплы эштә ярдәм итүче кешеләр турында җылы сүзләр әйтте.
- Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, - дип башлады ул сүзен, - эшебез уңышлы башланды. Барысы да җиңел бара: халык бар эштә дә зур теләк белән катнаша, чакыру белән килеп җитәләр, техника белән ярдәм итәләр, акчасын да бер авырлыксыз җыйдык. Моңа кадәр беркайда да безнең үзешмәкәр артистларыбыз кебек авылларга концерт белән йөреп, җыелган акчаны мәчет төзүгә тапшырганнары булмады. Менә шулардан соң ничек ярдәм итмиләр, дип әйтәсең? Беркемне дә үпкәләтми, берничә фамилияне атап үтәсем килә. Балыклы авылыннан Галия абыстай, гафу үтенәм, фамилиясен дә белмим, хәтта, изге эшкә 20 мең сум акча тапшырды. Гончаровка авылыннан Каһарманов - 15 мең сум, Миңлегөл Гатият кызы Гобәйдуллина ун мең сум акча бирде. Иншалла, Аллаһы Тәгалә изге ниятләре өчен аларның үзләрен олыласын. Гончаровка авылының бар халкына олы рәхмәтләремне җиткерәм. Аз гына акча да, бераз физик ярдәм дә - аларның изге уй-ниятен күрсәтеп тора. Балаларым һәм туганнарым да ярдәм күрсәтә, - диде авылдашлары турында имам-хатыйб.
Төзелеш турындагы сөйләшүебездә дә ул:
- Үткән атнада мәчет тышкы яктан төзелеп беткәнлек рәвешен алды. Авылдагы осталар җирдә манараның каркасын җыйды, аны профнастил белән тышлады. Район юл ремонтлау-төзү идарәсе автокран белән ярдәм итте һәм әзер манараны күтәртеп куйдылар, соңыннан ярымай урнаштырдык. Бик яхшы килеп чыкты, - диде Искәндәр хәзрәт. – Тиздән бездә дә җылы булачак, газ казанлыгын алып кайтып киләләр дә инде. Тагы да бинаны тыштан да, эчтән дә җылытырга уйлыйбыз, язга кадәр бераз акча җыя алсак, эшне тәмамларбыз, диде ул. – Барысы да уңышлы булыр, дип өметләнәбез.
Имам әйтүенчә, әлегә мәчеттә салкын булу сәбәпле, намазга йөрмиләр. Никахлар, балага исем кушулар йортларда үткәрелә.
Без сөйләшкән арада районның газ участогы хезмәткәрләре дә килеп җитте. Әйткәндәй, алар бу көнне төп газ трассасыннан мәчеткә газ үткәрделәр. Мәчеттә эш кайнаганын күреп, күңелебез күтәрелеп китте.
Якын киләчәктә Гончаровка авылында олы бәйрәм – мәчет ачылу тантанасы узачак. Бу изге эштә аларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: