+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 декабрь 2017, 13:00

Табигать һәм үз-үзең белән гармониядә

Йосыпов Малик Мәҗит улының йорты Коры Изәк авылының ямьле бер почмагында, Татар һәм Рус Коры Изәген бүлгән чишмә янында урнашкан.

Кышын ротор төп ярдәмче.
Кышын ротор төп ярдәмче.
Йосыпов Малик Мәҗит улының йорты Коры Изәк авылының ямьле бер почмагында, Татар һәм Рус Коры Изәген бүлгән чишмә янында урнашкан. Әтисе Мәҗит абзый үткән гасыр уртасында Коры Изәктән бераз өстәрәк урнашкан Заря утарыннан менә шушы урынга гаиләсе белән күчеп утырган. Ихата урыны сазлык булган. Чишмәне дә халык Мүкле күл, дип атап йөрткән. Кайберәүләр: “Сазлыкка батасың, Мәҗит, чыга алмаячаксың”, - дип әйтә торган булган. Батмый торсын әле, бу урынны төзекләндереп, йорт салып, бакча үстерә ул монда.

Безнең Мәҗит абыйның улы Малик йортына килүебез юкка түгел. Авылдашларыннан без аның бар нәрсәгә дә оста, техникага әвәс булуын ишетеп белдек.

Иң беренче без аның утын яргычын күрсәтүен сорадык. Әйткәндәй, хуҗаның гаражында ТУ-244 маркалы мини-тракторы да тора. Үзе ясаган утын яргыч ярдәмендә күз ачып-йомган арада ярылган утыннардан тау өелә - утынны биреп кенә өлгер! Менә шулай, балта белән эшләгәнгә караганда, артык көч чыгармый гына күпме утын ярып була.

Оста тагы да кар тазарткыч ясаган. Бу ротор ярдәмендә карны уңга да, сулга да ыргытырга мөмкин. Кышын ишегалды, капка төпләре тап-такыр.

- Гадәттә мәчеткә юлны шулай чистартам, ярдәм сораганнарның да үтенечен кире какмыйм, - ди Малик Мәҗит улы.

Йорт хуҗасы безнең бәрәңге үстерүчеләрнең һәрберсенә кирәкле җайланма белән дә аптыратты. Бу – бәрәңге казыгыч. Эш принцибы гади, әмма аны коруы җиңел булмагандыр, мөгаен. Тик безнең героебызның кулыннан килмәгән эше юк - мондый механизмны да ясаган. Ул – заводта ясалган бәрәңге утырткыч түгел, ә гади – кулдан эшләнгән механизм. Сөрелгән җиргә берничә буразна ясала. Анда кул белән орлык бәрәңгесе салына. Бу буразналарны трактор белән тигезлиләр, шулай итеп орлык туфрак белән каплана.

Бәрәңге чыккач, кулдан ясалган күмгеч белән күмелә. Бу 2-3 тапкыр эшләнә. Участок зур түгел, аның каравы уңышы - мул. Шул рәвешле, уйлап эшләгәндә, үз хуҗалыгыңдагы кул хезмәтен минимальләштерергә мөмкин.

Печән чабу һәм җыю, кулдан ясалган кун һәм бер күчәрле тагылма-самосвал турында җентекләп сөйләп тормыйбыз. Боларның барысын да үз күзләрең белән күрергә, тотып карарга кирәк. Иң мөһиме, Малик абый ярдәм иткәндә, бу инвентарьлар халыкка хезмәт итәчәк.

Безне тагы бер сорау борчыды: чишмә белән нәрсә соң? Шушы байлык бер файдасызга агып ятамы? Юк икән шул! Мондый булдыклы хуҗа барында барысы да үз урынын таба.

Малик абыйның ихатасы һәм бакчасының чишмә юлыннан аста урнашуы уңайлы. Су торба буйлап бакча территориясенә агып керә. Әйләнгеч-сусиптергечне хәрәкәткә китерү өчен агымсуның басымы җитәрлек. Күңелең теләгәнчә бакчаңа суны сип кенә!

Малик Мәҗит улы буа да буып куйган.

- Балыгы да бар, быел төбен тирәнәйтергә уйладым, торфын алам. Шуның өчен суын ерып җибәрдем. Язга шлюзлар урнаштырам, - ди ул.

Аның барысы турында да шундый бирелеп сөйләвен рәхәтләнеп тыңлыйсың һәм күзәтәсең. Чынлап та, авылларыбызда шушы төбәкнең төп таянычы булган кешеләр яшәве турында уйлыйсың. Менә шундый кешеләр – авыл тоткасы! Малик абыйга карап, таяныр, ярдәм сорар, яхшы, файдалы эшләргә өйрәтер кешеләр булуына шатланасың.

Чишмә суы Малик Мәҗит улының ихатасын урап, хезмәт сөючеләргә, шушы тормышны яратучыларга үз матурлыгын таратып, авыл буйлап арытабан ага бирә. Аның тын гына челтерәвендә табигатебезгә игътибар, сөю белән караган, аның суын файдаланып һәм чишмәнең үзе кебек үк тирә-яктагыларга сафлык-пакьлек бүләк итүчеләргә рәхмәт сүзләре ишетелә төсле.
Читайте нас: