+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2017, 16:37

Яңа елда ничек ял итәчәкбез

Хезмәт министрлыгы карарына ярашлы, 2018 елда русиялеләрне 2017 елның 30 декабреннән 2018 елның 8 гыйнварынача ун көнлек ял көтә.

Хезмәт министрлыгы карарына ярашлы, 2018 елда русиялеләрне 2017 елның 30 декабреннән 2018 елның 8 гыйнварынача ун көнлек ял көтә. Алар Яңа ел каникуллары һәм Раштуа белән тап килә. 23-25 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү сәбәпле, өч көн ял итәчәкбез. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, 8-11 мартта дүрт көн ял көтелә. 29 апрельдән 2 майгача Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләү сәбәпле, дүрт көн ял итәчәкбез. 9 май – Җиңү көне. 10-12 июньдә, Русия көне уңаеннан, өч көн ял бирелә. 3-5 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне сәбәпле, өч көн ял итәчәкбез.
Читайте нас: