+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2017, 16:32

Техника гына сынатмасын

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге эшләр машина, трактор һәм комбайннар ярдәмендә башкарыла. Әгәр дә аларны басу эшләренә чыкканчы тиешенчә ясамасаң, кызу эш чорында ватылулары ихтимал. Әмма техникалары өчен тыныч булган хуҗалыклар да бар, шуларның берсе - “Нива” җәмгыяте.

Менә инде ике елга якын Николай Подпорин машина-трактор мастерскойларында ремонт эшләрен оештыра. Механизаторлардан тракторлар өчен нинди детальләр кирәк булуын белешеп, аларны хәстәрли. Без Николай белән МТМ территориясендә очраштык. Монда ремонт бригадасының төгәл эше нәтиҗәсендә “Нива” җәмгыятенең куәтле техникасы кышкылыкка әзерләнгән һәм саклауга куелган.

Әңгәмәдәшем Новософиевкада туып-үскән. Ул һәрвакыт туган ягы өчен борчыла һәм шуңа күрә армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, авыл хуҗалыгында эшләргә теләк белдерә. Балачагыннан техника белән мавыккан егет МТЗ-82 тракторына кыю утыра. Яңа гына эш башлаган механизатор көнбагыш чәчә, аңа рәтара эшкәртү үткәрә. Мал азыгы хәзерләгәндә пресс-җыйгычта эшли. Кышын терлекчелектә мал азыгы тарата.

Николайның һөнәренә җитди каравын күреп, “Нива” җәмгыяте аңа җаваплы эш тапшыра. Бу очракта да тыйнак һәм эшсөяр егет коллективны кыен хәлдә калдырмый. МТМның намуслы һәм тырыш мөдире Н. А. Подпоринга быел район хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: