+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2017, 11:39

Балалы гаиләләргә - ярдәм

Шушы көннәрдә социаль түләү бирү хакындагы сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Бу документ республикабызның шәһәр-авылларыннан сатып алынган торак хакының бер өлешен компенсацияләячәк.

Шушы көннәрдә социаль түләү бирү хакындагы сертификатлар тапшыру тантанасы узды. Бу документ республикабызның шәһәр-авылларыннан сатып алынган торак хакының бер өлешен компенсацияләячәк.

Күпбалалы яшь гаиләләр: Тимербулатовлар, Рәхимовлар, Мортазиннар һәм Антоновлар сертификатның бәхетле хуҗалары булды. Бу гаиләләр барысы да ипотекага торак сатып алган. Хәзер алар бирелгән сумманы ипотека кредиты түләү өчен файдаланачак.

Район хакимияте башлыгының төзелеш һәм тормышны тәэмин итү буенча урынбасары И. И. Нурлыгаянов яшь гаиләләрне тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлады һәм таныклыклар тапшырды. Ул гаилә институтына ярдәм итүнең республика һәм районыбызның социаль сәясәтендә мөһим булып кала килүен һәм чираттагы реаль ярдәмне күпбалалы гаиләләр алуы шатлыклы булуын билгеләде. Илдар Идһәм улы аларга гаилә бәхете, ниятләренең тормышка ашуын, йортларында иминлек һәм муллык булуын теләде.

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.

Автор фотосы.
Читайте нас: