+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2017, 11:36

Бензин күпме тора?

Нәрсә тизрәк арта: хезмәт хакымы, әллә ягулык-майлау материалларына хакмы?

Яңа елга әзерлек белән беррәттән, водительләр арасында бензинга тагы хак арту турында кызу сөйләшүләр бара. Соңгы вакытта гына да АЗС таблосындагы “саннар” өч тапкыр үзгәрде! Водительләр нәрсә уйлый? Хак артуны туктатып буламы? Автоһәвәскәрләрне киләсе елда нәрсә көтә?

Ринат, профессиональ водитель:

- Хак артуга кире караштамын. Федераль монополиягә каршы хезмәт нәрсәдер эшли, диләр, тик нәтиҗәсе әлегә күренми. Югары дәрәҗәдә ышандырулар яңгыраса да, бу властьларның кул кушырып утыруы, дип саныйм.

Володя, водитель стажы 30 елдан артык:

- Декабрьдә генә дә хакны дүртенчегә күтәрергә ниятлиләр. Башка сыймаслык хәл. Боларның барысын да кем тикшереп торырга тиеш икән? Хезмәт хакым сигез елга бер тапкыр арттырылды. Тагы 4 процентка арттырырга вәгъдә итәләр – бу минем хезмәт хакым белән аена ун литр бензинга гына җитә. Хезмәт хакы да аена дүрт тапкыр артса риза булыр идем, әлбәттә. Мин нык ачулымын. Ризасызлыкларын белдереп автотранспорт юлын ябарга базнат иткән водительләр акциясен хуплыйм.

Марсель, профессиональ водитель:

- Кире карашта булсам да, хак артуны туктатып булмыйдыр, мөгаен. Ягулыкка хак арту белән, автохезмәтләргә дә хак күтәрелүен көт тә тор. Шуның нәтиҗәсендә, болай да арзан булмаган азык-төлеккә һәм көндәлек товарларга да бәяләр артачак.

Женя, профессиональ водитель:

- Хаклар артуына риза түгелмен. Алар арта, ә бензин сыйфатына йогынтысы юк: ягулык ничек начар булса, шулай кала килә. Ризасызлык белдергән водительләр белән килешәм. Бәлки, менә шундый чыгышлардан соң властьлар игътибар итәр.

Фәнис, водитель стажы 32 ел:

- Президент журналистлар белән очрашып, чыгыш ясаганда Саакашвилиның кыйланышын “ ике ил халкының йөзенә төкерү”, - дип атады. Бер ай эчендә берничә тапкыр бензинга хак арттыруны олигархларның 120дән артык милләт халкы йөзенә төкерүе, дип саныйм. Бензинны Русия халкыныкы булырга тиешле нефтьтән ясыйлар бит.

“АЗС Salavat ООО” ваклап сату челтәре АЗС хезмәткәре:

- 15 ноябрьдә бер арттырдылар, ә 9 һәм 14 декабрьдә 10 һәм 20 тиенгә артты. Әйе, аена өч тапкырга туры килә. Без клиентларны ташламалар, дисконт карталары белән ничек тә саклап калырга тырышабыз. Ягулык хакларын без куймыйбыз, шуңа күрә киләсе елда ничек булырын алдан әйтә алмыйбыз.

Гәрәй ХАЛИТОВ әзерләде.
Читайте нас: