Соңгы елларда күп кенә авылларда кулларына чаңгы таяклары тотып, шәп-шәп итеп атлап барган кешеләрне күрергә туры килә. Скандинав йөреше – сәламәтлекне саклау өчен бик файдалы ысул. Бу спорт төре энергияле яшьләр өчен, шулай да аны өлкән яшьтәгеләр дә үз итте.
Гончаровка авылыннан Фёкла Семеновна Митрофанова шушы спорт төре белән инде берничә ел мавыга.
- Минем кешеләрнең таяк белән йөрүе турында ишеткәнем бар иде. Үзем гомумән клюшка белән йөрдем. Мәләвез шәһәрендә яшәүче апам да шушы йөреш белән шөгыльләнә икән. Мин дә йөреп карадым - ошады. Иркәм махсус таяклар бүләк итте. Хәзер кыш көннәрендә шушы рәвешле буыннарымны яздырам, иммунитетымны ныгытам.
Мондый җәяү йөрүләр чынлап та аның организмына уңай йогынты ясый, өстәвенә кәефне дә күтәрә.
- Иң мөһиме –таяклар һәм уңайлы аяк киеме, өшемәслек һәм тирләмәслек итеп дөрес киенергә кирәк. Беренче көнне күп йөрергә түгел, көч килүе ихтимал. Йөрүдән авырлык түгел, канәгатьлек кичерергә тиешбез. Кабаланмый гына, бертөрле адымнар белән атларга кирәк, - ди героинябыз.
Занятиеләрдән соң, өенә кайтып, салкын душ керә. Аннары бал, кайнатма белән тәмле итеп үлән чәе эчә. Арытабан мотлак бераз черем итеп ала. Ягъни ул көн тәртибен дә, туклану тәртибен дә үти, дөрес яшәргә тырыша. Олы яшьтәге ханымның көндәлек туклану рационына ит, яшелчә һәм тозланган әйберләр, шулпалар кергән. Табигый һәм туклыклы ризыкларга өстенлек бирә.
- Яшелчәләрне бакчада үзем үстерәм. Җәй буе аларны карыйм. Тәмле итеп пешерергә иренмим. Бәрәңге белән кишер чистартуы гына авыррак. Мин бит начар күрәм, күрү буенча инвалидмын. Ә авыр эштән бер дә курыкмыйм. Әтием – тырышлыкка, әнием пөхтәлеккә өйрәтте. Диванда ятып кына, сау- сәламәт булып булмый. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип юкка гына әйтмәгәннәр, - ди Фёкла Семеновна.