+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2017, 11:42

Дусмы, түгелме?

Район кибетләрендә беләкләренә «Халык контроле» дигән язулы кызыл тасма бәйләгән җәмәгатьчеләр килүенә күп вакыт шат булмыйлар. Чөнки сатучылар һәм эшкуарлар алардан бераз шүрли. Ни дисәң дә курыкмаслык түгел шул, чөнки күп очракта рейд төркеме киштәләрдә товарларны дөрес урнаштырмау, санитар таләпләрне сакламау кебек бозуларны ачыклый.

Район кибетләрендә беләкләренә «Халык контроле» дигән язулы кызыл тасма бәйләгән җәмәгатьчеләр килүенә күп вакыт шат булмыйлар. Чөнки сатучылар һәм эшкуарлар алардан бераз шүрли. Ни дисәң дә курыкмаслык түгел шул, чөнки күп очракта рейд төркеме киштәләрдә товарларны дөрес урнаштырмау, санитар таләпләрне сакламау кебек бозуларны ачыклый.

Районда мондый рейдлар берничә ел рәттән үткәрелә. Практикадан күренүенчә, ул уңай нәтиҗәләр бирә. Мәсәлән, «Халык контроле» рейд төркеме белән Гончаровка кибетенә баргач, күп кенә бозулар ачыкланды: «куллану срогы узу», бәясе күрсәтелмәве, товар күршелеген бозу һ.б. Ноябрь ахырындагы чираттагы баруыбызда, сәүдә нокталарында күп кенә искәрмәләребезне исәпкә алулары һәм бетерүләре шатландырды. Шулай да эшләнәсе эшләр бар әле. «Шанс»та (ШЭ Л. Р. Абрамова) бик үк яхшы торышта булмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш игътибарыбызны җәлеп итте. Бозылган чөгендер, мандарин, хөрмә, бананны кем генә сатып алыр икән? Ә кишер бөтенләй үк шытып, яфрак чыгара башлаган. Суыткыч һәм туңдыргычларда, элекке кебек үк, товарлар күршелеге сакланмый. Сырлар, ярым ысланган балык, колбасалар бер урынга урнаштырылган. Туңдырылган ярымфабрикатлар, чебешләр - барысы бер туңдыргычка сыйган.

«Диана» (ШЭ Р. Р. Батыршин) кибетендә үткәнендәге кебек үк сәнәгать товарлары салынган тартмалар туңдыргычларга куелган. Алар сатып алучыларга туңдырылган әйберләрне карарга комачаулап кына калмый, ә товарлар күршелеге кагыйдәләренә дә тап килми. Без искәртү ясау белән сатучы шунда ук тартмаларны туңдыргыч өстеннән алып, сәнәгать товарлары янәшәсенә урнаштырды.

Бала-Чытырман авылындагы «С любовью» (ШЭ Ю. А. Бородина); «Гермес» кулланучылар җәмгыяте; «Колос» (ШЭ); «Ашкадар» (ШЭ Уразов) кибетләрендә дә шуңа охшаш хәл күзәтелә. Әйткәндәй, соңгы сәүдә ноктасында байтак бозулар ачыкланды. Эшкуар да, сатучы да азык-төлекне дөрес урнаштырмаган өчен административ җаваплылык каралуын белми, күрәсең. Сөт продукцияләрен, майонез, сыр, төрлечә эшкәртелгән балыкны бергә урнаштырырга ярамый. Колбаса изделиеләре, балалар азыгы, йогырт төрлесе - төрле суыткычта сакланырга тиеш; бананнар һәм пироглар; зажигалкалар һәм чупа-чупслар да янәшә куелырга тиеш түгел. Бу кагыйдә бозу гына түгел, мондый товарларны файдалану да зыянлы.

- Сатыла торган товарлар барысы да күптән түгел генә китерелгән, хаклары да кулайлы, спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке сатмыйлар, - диләр сатып алучылар «С любовью» кибете турында. Товарларның киштәләрдә озак ятмавын бинада җыелып киткән сатып алучылар чиратыннан да белеп була. Тәкъдим ителгән товарлар ассортименты өчен бина бераз бәләкәйрәк, әлбәттә. Шуңа күрә дә, йомыркалар тартмасы сәнәгать товарлары эргәсенә куелгандыр, ярымфабрикатларны туңдыргычка май белән бергә салганнардыр, мөгаен; тавык белән фарш та янәшә урнаштырылган. Сатучы шунда ук хатасын төзәтергә ашыкты.

Менә шундый кибетләр буйлап «йөрүләр» аларны тәнкыйтьләү яки мактау өчен оештырылмый. Алар киштәләрдә тәртип булсын һәм сатып алучыларга тик яхшы товарлар гына тәкъдим ителсен өчен кирәк.

Лилия ХӘМИДУЛЛИНА.


Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: