+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2017, 11:59

Награда үз героен тапты

Федоровка 1нче мәктәбендә чара узды, монда Бөек Ватан сугышында һәлак булган Х. Җ. Фәйзуллинның дәүләт наградасы таныклыгын кызы Г. Х. Халитовага тапшырдылар.

Федоровка 1нче мәктәбендә чара узды, монда Бөек Ватан сугышында һәлак булган Х. Җ. Фәйзуллинның дәүләт наградасы таныклыгын кызы Г. Х. Халитовага тапшырдылар.

Дәү әтиләре Хәбир Җәләлетдин улы турында оныклары Таһир белән Наил ишетеп кенә белә. Әниләре Галия Халитова улларына дәү әтиләренең кайда хезмәт иткәне, аңа нинди звание бирелгәне һәм сугыш чорында нинди вазыйфа биләгәне турында сөйләгән була. Тик алар дәү әтиләренең нинди наградага лаек булуын белмәгән. Ә менә архив мәгълүматлары буенча, Өчбүләк авылында туып-үскән Фәйзуллин Хәбир Елеевич 1943 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән була. “Безнең дәү әтиебез түгелме икән?” – дип икеләнеп куялар. Чөнки Өчбүләктә башка мондый исемле кеше булмый һәм фронтка да алынмый. Һәлак булган яугирнең оныклары, отставкадагы эчке эшләр подполковнигы, “Газпром нефтехим Салават” җәмгыятенең янгын-коткаручылар отряды командиры Наил Әскать улы Халитов, Федоровка район элемтә узелында хезмәт салучы абыйсы Таһир Әскать улы белән дөреслекне юлларга, эшне ахырынача алып барып җиткерергә булалар.

Алар БР Стәрлебаш районара судына БАССР Федоровка районының Өчбүләк авылында 1914 елда туган Фәйзуллин Хәбир Елеевич исеменә бирелгән РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы белешмәсенең Федоровка районының Өчбүләк авылында 1914 елда туган Фәйзуллин Хәбир Җәләлетдин улыныкы булган 2016 елның 25 ноябрендә БР Мәләвез шәһәре, Мәләвез һәм Федоровка районнары буенча Хәрби комиссариаты “БР Хәрби комиссариат” казна учреждениесе тарафыннан Федоровка районы, Өчбүләк авылында 1914 елда туган Фәйзуллин Хәбир Җәләлетдин улына бирелгән 256 санлы архив белешмәсе белән тап килүен ачыклау үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. Суд бирелгән документларны карап, исем-шәрифләрнең тулысынча тап килүен дәлилли.

1943 елның 15нче октябрендәге награда кәгазендә: “Фәйзуллин Хәбир Елеевич вакытлыча укчылар ротасы командиры вазыйфасын үти. Путьхи авылын фашистлардан азат итеп, Проня елгасын имин кичеп, үз ротасы белән елганың уң як ярына урнашты.

1943 елның 5 октябрендә иптәш Фәйзуллин үз подразделениесе белән дошманга каршы һөҗүм итте. Артиллерия утының көчлелегенә һәм дошманның күп булуына карамастан, иптәш Фәйзуллинның яугирләре командирларының батырлыгын күреп, дошман һөҗүменә каршы нык торды һәм байтак дошманны кырды. Бу алышта иптәш Фәйзуллин немецларны тар-мар итүдә осталык, батырлык һәм кыюлык күрсәтте. 451нче СП командиры майор Яковлев”,-дип язылган.

- Әтием сугышка кадәр, 1936-37 елларда Дедово авыл советында эшләгән. Әнием сөйләве буенча, аны Федоровкага шул ук вазыйфага күчерәләр, сугыш башлана. Ул, запастагы лейтенант, республикабызның Әлшәй районының Раевка авылына солдатка алынучыларны хәрби хезмәткә өйрәтә. 1941 елның ноябрендә ул фронтка китә, - дип сөйли Галия Хәбир кызы.

2016 елның 25 ноябрендәге 256нчы архив белешмәсенә ярашлы, 1914 елда Башкорт АССРның Федоровка районы, Өчбүләк авылында туган, Федоровка районының Федоровка район хәрби комиссариаты тарафыннан 451нче укчылар полкына чакырылган, лейтенант, взвод командиры Фәйзуллин Хәбир Елеевич 1943 елның 28нче октябрендә һәлак була. РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы белешмәсеннән күренүенчә, 64нче укчылар дивизиясенең 1943 елның 21 октябрендәге 054 санлы приказы белән, 64нче укчылар дивизиясенең 451нче укчылар взводы командиры Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Награда тапшырылуы турында бернәрсә дә язылмаган.

Һәлак булган яугирнең оныклары ныкышмалылыгы белән награда үз героен тапты. Дөреслекне ачыклау өчен бик күп кәгазьләр, белешмәләр, берничә суд утырышы, шаһитлардан сорашу һәм ике елгача вакыт таләп ителә.

Мәктәпнең актлар залына чарага район хакимияте вәкиле В. М. Халитов, хәрби комиссариаттан Р. Г. Кантимеров, район ветераннар советы рәисе М. Д. Куропаткин чакырылды һәм алар укучылар каршында чыгыш ясады. Туганнарына орден таныклыгын тапшыру мизгеле укучыларга тагы бер кыюлык, патриотизм дәресе булды. Яшь буынның үткән вакыйгаларга, бигрәк тә шушы канкойгыч сугышка битараф булмавын күрсәтте.

Галия апа, герой кызы буларак, әтисе турындагы кадерле таныклыкны, ипләп кенә сыпырып, үзенең тыныч вакытта лаеклы хезмәте өчен бирелгән өч медале эргәсенә салып куйды.

Гәрәй ХАЛИТОВ.


Фәнис АКЧУРИН фотосы.

Читайте нас: