+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2017, 11:39

Тормыш сукмагыннан 45 ел бергә

Яңа ел төне безнең өчен икеләтә куаныч китерә торган бәйрәм! Чөнки нәкъ 31 декабрьдә сөекле әти-әниебезнең иңгә-иң терәп, бергә тату гомер итүенә 45 ел!

Яңа ел төне безнең өчен икеләтә куаныч китерә торган бәйрәм! Чөнки нәкъ 31 декабрьдә сөекле әти-әниебезнең иңгә-иң терәп, бергә тату гомер итүенә 45 ел! 45 ел язмыш җилләренә бирешми, кулга-кул тотынышып, олы тормыш юлын үтү – үзе бер батырлык. Бәхетле гаилә корып, балалар үстереп, шул ук вакытта намуслы хезмәт итеп, сапфир туйга җитү өчен күпме түземлек, мәхәббәт һәм җылылык кирәк! Кадерлеләребез Федоровка районының Батыр авылында туып-үсә. Әтиебез – Ильясов Кәфил Гәрәй улы, 15 яшеннән колхозда эшли башлый. Җигәрле, тырыш егетне, яшь булуына карамастан, ферма мөдире итеп тәгаенлиләр. 1972 елда Грузиядә Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайтканнан соң, колхозда эшен дәвам итә. Шул ук елның 31 декабрендә алар әниебез белән чәчләрен-чәчкә бәйли. Яңа ел кичендә берсе Кыш бабай, икенчесе Карсылу булып, пар атларда балаларга бүләк өләшеп беткәч, кадерле Карсылуын әтиебез өенә килен итеп алып кайта. Шушы көннән алып тату гаилә корып яши башлыйлар. Биш балага гомер бүләк итәләр.

Әниебез – Рәйлә Шәмсетдин кызы, колхозда 20 елдан артык сыер савучы булып эшли, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Әтиебез төрле елларда зоотехник, Батыр авылы комплексы бригадиры, авыл советы рәисе, партия оешмасы сәркәтибе вазыйфасын башкара.

Җиңел булмаган 90нчы елларда кадерлебез авылда беренчеләрдән булып крестьян хуҗалыгы оештырып, уңышлы эш башлый. Барлык авырлыкларны да бергәләп күтәреп, бер-берсенә терәк була белә алар. Безгә, биш баласының барысына да, югары белем биреп, олы тормыш юлына аяк басарга ярдәм иттеләр. Җигәрле, өлгер, хәстәрлекле әти-әниебез бүген бар уңайлыклары булган йортта яши. Җәен ихата шау чәчкәгә күмелә, бакча тулы яшелчә-җимеш үстерәләр. “Хәрәкәттә - бәрәкәт”, - дип кабатларга ярата алар. Әле булса мал тоталар, кош-корт үстерәләр. Алар башлаган крестьян хуҗалыгын тагы да зурайтып, хәзер уллары Җәмил уңышлы җитәкли, әтиебез аңа акыллы киңәшләре белән ярдәм итә. Әти, әни, сез безнең өчен сабырлыкның, тугрылыкның, рух ныклыгының үрнәге булып торасыз. Киләчәктә туасы Яңа еллар сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, муллык, озын гомер, бәхет-шатлыкларга төренгән көннәр китерсен. Безнең өчен якты көндә - кояш, озын юлларга маяк булып, караңгы төннәрдә - ай, киңәшче, юатучы булып калыгыз. Без сезгә чиксез рәхмәтлебез!

Яшәү шатлыгы сез безнең өчен,

Һәрберебез өчен үрнәксез.

Авыр чакта сезгә таянабыз,

Безнең өчен сез бик кирәксез!

- Тормыш көтү – диңгез кичү, - диләр,

Ә диңгезләр тормый дулкынсыз.

Тормыш дулкыннарын басу өчен

Яшәп булмый сөю-ялкынсыз.

Яратышу җиңел чакта түгел,

Авырлыклар белән сынала.

Бар-берсен сөйгән парлар гына

Авырлыкны җиңеп чыга ала.

Иң изге теләкләр белән улыгыз Җәмил, киленегез Гөлшат, кызларыгыз Нәгыймә, Фаягөл, Айгөл, Рәмилә, кияүләрегез Фәвәҗ, Дамир, Илдар, Илфат һәм оныкларыгыз.
Читайте нас: