+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2017, 12:00

Яктылык һәм җылылык белән тәэмин итүче

Хәзерге заманда электрсыз тормышны күз алдына китерүе авыр. Шуңа күрә, безне, шулай ук предприятие һәм оешмаларны мөһим тормыш уңайлыклары – электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин итүче кешеләрнең хезмәтен лаеклы бәһаләү мөһим.

Хәзерге заманда электрсыз тормышны күз алдына китерүе авыр. Шуңа күрә, безне, шулай ук предприятие һәм оешмаларны мөһим тормыш уңайлыклары – электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин итүче кешеләрнең хезмәтен лаеклы бәһаләү мөһим.

Федоровка авылының “ГИП-Электро” аерымланган подразделениесе электромонтеры Рәфкать Насыйров елның иң кыска көннәренең берсендә коллегалары белән һөнәри бәйрәмен билгели.

Ачык күңелле, шаян героебыз хезмәт юлын XXIII партсъезд исемендәге колхозда башлый. Сельэнергода эшли, бераз - РайПО карамагындагы пекарняда һәм егерме елга якын төзелештә хезмәт сала.

- 2016 елда “Теплоэнерго”дан “ГИП-Электро” җәмгыятенә күчтем. 1974 елда ук Дедово 16нчы һөнәрчелек училищесында электриклыка укып чыккан идем, - дип кыскача гына сөйләде ул үзе турында.

Федоровка авылының аерымланган подразделениесе начальнигы Р. Ш. Яныбаев аның турында:

- Рәфкать Гыйльметдин улы - белемле белгеч, ул үзенең белгәннәрен эшендә дөрес файдалана. Ул - җаваплы һәм эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр. Зур күләмле эшләрне дә тиз арада башкарып чыгарга сәләтле. Оешканлылык, җыйнаклык, эшне планлаштыра белү – ул башкарган эшләрнең сөземтәлелеге һәм сыйфатлылык нигезе. Аны коллективта хөрмәт итәләр, ул һәрвакыт күтәренке кәефтә, хезмәттәшләре белән яхшы мөгамәләдә, - ди ул.

Намуслы хезмәте, югары һөнәрилеге һәм эшендә төгәллеге өчен электромонтер Р. Г. Насыйров 2017 елның октябрендә, Башкортстан Республикасы көне алдыннан, муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Без Рәфкать Гыйльметдин улын һәм аның коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре – Энергетиклар көне белән котлыйбыз. Арытабан да алар кешеләргә яктылык һәм җылылык бүләк итсен.

Гәрәй ХАЛИТОВ.

Фәнис АКЧУРИН

фотосы.
Читайте нас: