+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 декабрь 2017, 16:21

Шатлык-куанычларга төренеп, Яңа ел килә

Районның төп чыршысына килгән кыз һәм малайлар искиткеч матур һәм могҗизалы бәйрәмдә катнашты. Монда 200гә якын ятим һәм әти-әни карамагыннан мәхрүм калган, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, уку алдынгылары чакырылды.

Районның төп чыршысына килгән кыз һәм малайлар искиткеч матур һәм могҗизалы бәйрәмдә катнашты. Монда 200гә якын ятим һәм әти-әни карамагыннан мәхрүм калган, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, уку алдынгылары чакырылды.

Яңа елча чагу һәм матур итеп бизәлгән, купшы чыршы янында фойеда балалар өчен мавыктыргыч уеннар һәм конкурслар әзерләп үткәрделәр. Бәйрәм кунаклары рәхәтләнеп биеде, әкият персонажлары белән бергәләп күңел ачты.

Төп күренеш сәхнәдә барды. Район хакимияте башлыгы исеменнән балаларны Н. Г. Насретдинов котлады. Ул аларга сәламәтлек, укуларында уңышлар, шатлык-куанычлар, теләкләренең чынга ашуын теләде. Арытабан кыз-малайларны сихри әкият иленә чакырдылар.

Мәгариф һәм мәдәният бүлекләре оештырган күркәм бәйрәм балаларның күңеленә хуш килде. Алар чарадан матур тәэссоратлар һәм бүләкләр белән таралышты.

Федоровка районы МР хакимияте, мәгариф бүлеге начальнигы Р. Т. Исмәгыйлев, мәдәният бүлеге начальнигы Б. Н. Сираҗетдинов, “Гермес” кулланучылар җәмгыяте рәисе И. Ш. Бакиев, “Заготсбытсервис” кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе В. И. Сайкин, “Партнер” кулланучылар кооперативы рәисе М. М. Салихов һәм “Финпо” кулланучылар кооперативы рәисе И. С. Бакиев, “Нурлы” сәүдә-сервис комплексы генераль директоры Р. Ә. Йосыпов, “Төзелеш материаллары” кибете директоры Р. Ф. Хәбибуллин, “Башкорт казы” компанияләре төркеме генераль директоры Р. К. Сәетбатталов, ШЭ Т. Н. Мөхәммәтҗанов бәйрәмнең спонсорлары булды.


Лилия ХӘМИДУЛЛИНА.

Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: