+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2018, 12:21

Их, шул чакларга бер кайтасы иде…

Шушы аклы-каралы фотоны Гөлсем һәм Рафаэль Насыйровлар күз карасыдай саклый. Бу аларның дәртләре ташып торган һәм сәхнәгә мәхәббәт белән янган яшь вакытта төшкән фотолары.

Шушы аклы-каралы фотоны Гөлсем һәм Рафаэль Насыйровлар күз карасыдай саклый. Бу аларның дәртләре ташып торган һәм сәхнәгә мәхәббәт белән янган яшь вакытта төшкән фотолары.

Гаилә башлыгы хәтерләвенчә, фото 1962 елда төшерелгән. Уйлап карасаң, күпме вакыт узган, Насыйровлар тамашачыларның Стәрлетамак цемент-сода комбинаты мәдәният йорты каршындагы башкорт драма театры артистларының уйнауларын кинәнеп караган яшь чакларына янә әйләнеп кайткандай була. Әйткәндәй, 1963 елда коллектив халык театры югары исемен ала – артистларның тату командасы бу эшнең осталары тарафыннан танылу ала.

Сезнең алда, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, татар язучысы Т. Гыйззәтнең “Ташкыннар” әсәреннән сәхнә күренеше. Бу “Шомлы көннәр”, “Давыллы көннәр” һәм “Данлы көннәр” драмалар ансамблен бер сафка берләштерүче трилогия, ул тормыш капма-каршылыкларына бай. Фотосурәтнең үзәгендә, эшләпәле һәм ак күлмәкле ир – Рафаэль Хәсән улы, ул Биктимер карт ролен башкара. Эргәсендәге матур киемдәге ханым – Гөлсем Хәким кызы, ул Гайнавал ролен башкаручы. Алар геройларының эчке кичерешләрен бик оста бирә алган, шуңа да тамашачылар һәм театр җитәкчелеге тарафыннан танылу яулаган.

Җитәкченең фикере Насыйровлар өчен аеруча мөһим була. А. Карагулов бар җанын биреп эшли, бик таләпчән һәм кырыс педагог була. Репетицияләр кичке 10-11 сәгатькәчә дәвам иткән, ә бит алар эштән соң үткәрелгән. Насыйровларны һәм аларның коллегаларын үзенә тартып торган сәхнәгә килү белән арыганлык һәм ашыйсы килү хисе юкка чыккандай була (чөнки ашарга әзерләргә вакытлары булмый диярлек. Ыңгайдан кулга ни эләксә, шуны капкалап, барысы да Мәдәният йортына ашыга).

Хәзер инде бу фотога төшкәннәрдән федоровкалылар һәм Стәрлебаш районыннан Зунира апа гына исән. Аның якташы Сәбилә, Риф абый һәм Кәрам абый – икесе дә Ишембай районыннан – мәрхүмнәр инде. Шуңа күрә дә Гөлсем апа белән Рафаэль абый бу фотоны үткән яшьлекләре һәм спектакль буенча коллегалары истәлеге буларак, күз карасыдай саклый.


Лилия КАНТИМЕРОВА.

Фото Насыйровлар

альбомыннан.
Читайте нас: