+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2018, 12:31

Максатлының эше яхшы

Регина Ядыгинаның һәр көне минутлап язылган. Ул - сыер савучы, кайгыртучан һәм уңган әни, сөекле тормыш иптәше. Яшь ханым буш вакытларын тормыш иптәше Виктор, балалары – биш яшьлек кызы Ульяна һәм өч яшьлек улы Артем белән үткәрергә ярата.

Регина Ядыгинаның һәр көне минутлап язылган. Ул - сыер савучы, кайгыртучан һәм уңган әни, сөекле тормыш иптәше. Яшь ханым буш вакытларын тормыш иптәше Виктор, балалары – биш яшьлек кызы Ульяна һәм өч яшьлек улы Артем белән үткәрергә ярата.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Регина повар-кондитер һөнәрен үзләштерә. Әмма бу һөнәр ул туып-үскән, кияүгә чыккан Ключевка авылында таләп ителми. Шулай да яшь кыз эшсез торып калмый. Аны фермер хуҗалыгы башлыгы Геннадий Рощупкин үзенә эшкә чакыра. Тырыш һәм ачык йөзле кыз шунда ук коллективка ияләшә. Тиз арада аппарат белән сыер саву техникасын үзләштерә һәм менә өченче ел инде фермада хезмәт сала.

Яшь әнинең 25 яше дә тулмаган әле, әмма аның хезмәт уңышларыннан көнләшерлек. Ул яңа һөнәрен ныклы үзләштерә, саву аппаратын күз йомып сүтеп-кора ала, хәтта. Аның төркемендәге сыерлар һәрвакыт караулы. Ә савучы шушы һөнәрне сайлавына бер генә дә үкенми.

- Миңа хайваннар белән эшләү ошый, диде әңгәмәдәшем. – Мин авылда туып-үстем, безнең һәрвакыт үз хуҗалыгыбыз булды, сыер да сава идем, ә фермада эшләве авыр түгел. Миңлегөл Мансур кызы белән Геннадий Михайлович бик яхшы кешеләр, сыер савучылар һәм терлекчеләр өчен бар шартларны да булдырдылар. Бездә бар эш тә механикалаштырылган, хезмәт хакын вакытында түлиләр, өстәвенә ел саен премиягә бозау бирәләр.

Регинаның ире һөнәре буенча механизатор. Җәен ул мизгелле эшләрдә йөрсә, кышын йорт хуҗалыгында мәшгуль. Яшьләр иренмиләр, үгезләр симертәләр, күпләп дуңгыз асрыйлар. Гаилә алар өчен яшәү мәгънәсе һәм алар балаларын имин тормышта яшәтү өчен һәр көн тырышып эшләргә әзер.


Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.


Фәнис АКЧУРИН фотосы.
Читайте нас: