+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2018, 18:53

3157 нче сайлау участогы

Балыклы авылының 3157 нче сайлау участогы клуб бинасында урнашкан. Тавыш бирүгә яшьләр дә, картлар да килде. Алар арасында иң өлкәне Әбдрәшитов Миңлегали Юныс улы иде, аңа 86 яшь, шушында ук ул табибка да күренә алды. Мондый мөмкинлекне үзәк район дәваханәсе оештырган. Шулай ук почта бүлекчәсе хезмәтләреннән дә файдаланырга мөмкин иде. Үзешмәкәр артистларның чыгышы күпләрнең күңеленә хуш килде.
Читайте нас: