(Татар теле һәм әдәбиятының бөтен нечкәлекләрен, матурлыгын, байлыгын күңелләрдә һәм телмәрдә сакларга өйрәткән укытучыбыз Сәйфуллина Хәят Хәмидулла кызының якты истәлегенә)
Матур чишмә кырында,сыерларны туплауга төшергәндә, урманнан поши чыгып көтүгә кушылды.Сыерлар бик үк куркак мал булмаганга,бераз карап тордылар да,сузылып күши-күши ял итергә яттылар. Без әти белән бераз шикләнеп карап тордык. Поши чишмәнең елгага әйләнгән агым- суннан рәхәтләнеп сусынын баскач,кырыйдагы яшел үлән өстенә алгы аякларын бөкләп,шулай ук ял итергә ятты. Бу, карап торуга әле яшь булган поши,кичкә чаклы көтү белән бергә,урман кырындагы биек үләннәрне,яшел куаклы агачларның сусыл яфракларын ашап,сыйланып йөрде. Кайтырга чыккач та бездән аерылмады. Авылга кереп,сыерлар үз хуҗалыкларына-ишек алларына юнәлгәч,яшь поши тау асты чишмәсе кырына килеп туйганчы салкын,саф су белән сыйланды.Бу кичне бөтен авыл халкы,бигрәк тә балалар аның яныннан китмәделәр. Авылныкылар пошины бик яратып кабул иттеләр.Кыргый җанварлар үз ризыкларына күнеккән булсалар да,поши балалар сузып биргән ипи кыерчыгын,алма яисә яшел яфраклы кишерне бик риза булып кабул итте. Аның шундый шома тиресен сыйпап,мөлдерәмә тулы күзләренә,озын матур аякларына сокланып исем дә куштылар. Матуркай! Чынлап та поши бик матур иде. Шулай итеп Матуркай авылның тулы хокуклы әгъзасына әйләнде. Берничә көннән соң урманчы Биктаһир абый район үзәгеннән ике,хайваннар буенча булган хезмәткәрне алып кайтты. Алар аңлатуы буенча безнең поши зоопаркта тәрбияләнеп үскән булып чыкты.Бу җәйне Матуркайны иреккә,тиңдәш- ләре янына,акрынлап ияләшергә җибәргәннәр икән.Тик ни өчендер ул табигатmтә ялгыз яши алмыйча,башка пошилар көтүенә дә кушылмаган,яисә очрата да алмаган.Пошыйны күнеккән җиреннән аерып,тагын урманга алып киттеләр…
Биктаһир абый әйтүенчә,Матуркайны урман артындагы мук- шы авылы өстендәге Дим башы урманнарына җибәргәннәр. Безгә-балаларга әлбәттә бик кызганыч булды бу хәл.Ләкин ике-өч көн узмады,матуркай тагын авылга кайтты!Авылда бу көн бәйрәмгә әверелде бугай.Без Матуркайның шома муе- нын сыйпап,шомартып бетергәнбездер,валлаһи.Көзгә чак- Матуркай көтүдә йөрде.Беренче кар җирне каплау белән,ул урман-кыр ягын күзли башлады.Инде көтү дә булмагач,аңа авылда күңелсез иде…Ни дисәң дә,табигать баласы бит ул. Матуркай Каенлытау белән Таганлытау уртасындагы кызыл чокыр өстендә байтак кына басып торып,авыл белән хушлаш- ты.Бәлки аның да күзләреннән яшләре тамгандыр,безнеке күк. Салмак кына борылып,ак кар өстендә эре тояк эзләрен калдырып,урман юлы белән башын иеп билгесезлеккә юл алды…
Урманчы һәм аучылар сөйләвенчә,аны Кырын урманнарында, Шыкыр якларында да күргәннәр булып чыкты.Ләкин иң мөһим Һәм дөресен,бер елдан соң Латыйф Хәсәне алып кайтты. Ул үз күзләре белән күргәнен авыл халкын таң калдырып сөйләде. Саелмыш чишмәсе кырына Матуркай кечкенә пошыйкай бе- лән су эчәргә килгән! Авылдагы шау-шуны әйтеп,аңлатып бетерлек түгел иде.Ул җәйне Матуркайны,баласы белән, бик күп җирләрдә күргәннәр. Матуркай мәрхәмәтле бу авылны бернигә дә алмашмый,тормышын безнең якларга бәйләгән булып чыкты. Киләсе кыш башында,тәүге кар яткач,Матуркай авыл янына килде.Үзе кебек матур баласы белән янәшә басып бик озак торды. Безне инде ул бик якын китерми иде.Муенын сыйпарга диеп якынлашсак,пошкырып безне кире кага иде. Янәсе, якын килмә балам янына дип. Ул үзенең күз карасы,баласына авылны күрсә- тергә,безнең белән таныштырып хушлашырга килгән иде… Ике поши, зурысы-Матуркай алдан,аның артыннан кечкенә ма- тур пошыйчык урманга юл алдылар.Матуркай башка авылга кайтмады. Еллар узып,урманда пошилар күбәйгән елның бер салкын кыш кичендә,авыл кырына бер көтү поши килде. Аларны ияртеп килгән зур мөгезле ата поши башын селкеп,калган көтү боланнарына нидер аңлата иде бугай.Менә күрегез,шушы инде безнең туган авылыбыз диеп күрәсең.Көтү байтак кына таптанып,күзәтеп торганнан соң,акрын гына урманга юл алды. Без-авыл халкы инде сүзсез дә аңлаган идек,бу Матуркайның шома муенлы улы иде.Матуркайның язмышы ничек булып беткәндер,белмимен.Тик авылдашлар сөйләве буенча,бик авыр чакларны,суык кышларын барыбер дә пошилар авыл кырына килә торган булган. Чөнки алар кешеләр-авылдашларының аларны ярдәмсез калдырмаячакларын аңлаганнар. Ел саен авылга кайткач,дус-туганнар белән узганнарны искә алганда, иң беренч сүз Матуркай турында була.Картлар сагынып искә ала,балалар бу хәлләрне әкият кебек итеп кабул итәләр.Ни дигәндә,тормышта моннан да мтурырак хис,тагын да матур- ырак әкият була алмый,юк…булмас та кебек…