+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2018, 12:28

Бакырчы, эретеп-ябыштыручы

Синең кешеләрең, авыл

Бакырчы, эретеп-ябыштыручы

Электр һәм газ белән эретеп-ябыштыручы һөнәре производство тармакларында гына түгел, ә тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә таләп ителгән һөнәрдер, мөгаен. Ә шушы һөнәр иясе өстәвенә ышанычлы да, үз эшенең остасы да булса, мондый белгечкә бәяләп беткесез, диләр.

Сәлишев Илдус Нәгыйм улы “Балык” Балык хуҗалыгы” җәмгыятендә утыз елдан артык эретеп-ябыштыручы булып хезмәт сала. Аны, чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы, дип әйтеп була. Ул эшләгән коллективта аны өлкән кеше һәм коллега буларак хөрмәт итәләр. Производство җитәкчелеге аны кыйммәтле белгечләрнең берсе дип саный. Аның турында “Балык” Балык хуҗалыгы” җәмгыяте директоры Ю. А. Попёлкин:

- Монда күптән түгел генә эшли башладым, әмма Илдус Нәгыйм улы турында намуслы, тырыш һәм җаваплы кеше, дип әйтә алам. Ул үз эшенең остасы, мондый белгечләр хәзерге вакытта бик сирәк. Бер нәрсә күңелне кыра: ул хаклы ялга китсә, аны кем генә алмаштырыр? Җавап – беркем дә. Менә шуңа да аның озаграк эшләвен, ялга китәргә ашыкмавын телим, - диде.

Барысы да узган гасырның сиксәненче елларында башланган. Ул вакытта, совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Илдус Нәгыйм улы Түбән Чаллы шәһәрендәге заводка эшкә китә. Нәкъ менә шунда ул кирәкле, авыр, еллар үтү белән тагы да ныграк яраткан – электр һәм газ белән эретеп- ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Заводта алты елга якын эшләгәннән соң, 1985 елда Бала-Чытырман авылына кайтып - “Пугачев” совхозына , бер елдан балык хуҗалыгына эретеп-ябыштыручы булып эшкә урнаша.

- Шул вакыттан бирле монда эшлим, - ди Илдус Нәгыйм улы. – Бер чорда электрик вазыйфасын да башкардым. Ике ел автомеханик булдым. Кирәк булганда барысы белән бергә эшлим: су җибәрәбез, маймычларны җыеп сулыкларга салабыз. Бу чорда эш көне сәгатьле түгел. Эшем күңелемә хуш килә, белмим,тагы нәрсә белән шөгыльләнгән булыр идем? - ди әңгәмәдәшем.

Мин аның тормыш иптәше Рәмилә белән өч ул һәм бер кыз үстерүләре турында белдем. Өлкән уллары Илсур белән Инсаф Мәскәү шәһәрендә яши һәм эшли, өченче уллары Җәмил себердә эшләп йөри. Кызлары Гүзәл гаиләсе белән Стәрлетамак шәһәрендә яши, кыз үстерәләр.

Илдус Сәлишевның тагы бер сирәк очрый торган һөнәре бар – ул бакырчы. Халыкта мондый кешеләрне кургаш йөгертүче, яки изделияләрне слесарь эшкәртүе һәм ябыштыруы, кургаш йөгертү ысулы белән техниканың бакыр өлешләрен ремонтлаучы оста, диләр. Нәкъ бакырчы һөнәреннән соңрак эретеп-ябыштыручы һөнәре барлыкка килгән дә инде.

Бу һөнәр кешеләренә вакытыннан алда хаклы ялга чыгу тиеш. Әмма яшь чырайлы (аңа 60 яшь тулган), ягымлы, аралашучын оста Илдус Сәлишев кешеләрне шатландырып, эшен дәвам итә. Бик сирәкләр генә үз һөнәрләренә тугры кала. Менә шушы тугрылыгы һәм хезмәткә булган мәхәббәте кешеләрне шатландырып, тагы да озак еллар дәвам итсен иде.

Гәрәй ХАЛИТОВ. Фәнис АКЧУРИН фотосы.


Читайте нас: