+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2018, 12:26

Синең алда баш иям, әнкәй

Безнең юбилярлар

Синең алда баш иям, әнкәй

Картлык көннәрендә күңел төшенкелегенә бирелми исән-имин, туганнарын шатландырып, күрше-тирәләре белән аралашып, көндәлек мәшәкатьләр уртасында кайнап, балаларына, якыннарына кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп, файдалы киңәшләрен биреп яшәүчеләр бар.

Шундыйларның берсе, безнең әниебез Сафура Шәһимәрдән кызы Кәримова (Хәбибуллина). Ул 1933 елның 30 мартында Динес авылында дөньяга килә. Кечкенәдән авырлыкларга чыдам булып үсә: әтисен хезмәт армиясенә чакыралар, ул аннан кайта алмый - 1943 елда шунда үлеп кала. Әниебезнең олы абыйсын да сугышка алалар, икенчесе шахтада эшләгәндә вафат була. Әниебез 1941 елгы сеңелесе Суфия, һәм авыру, сукыр әнисе белән өчәү калалар.

-Бу авыр сугыш елларында Ырынбур өлкәсеннән олы апабыз кайтмаса, исән кала алган булыр идек микән? Аны безгә Ходай Тәгалә җибәргәндер,- дип искә ала әниебез.

Балачагында әниебез авырлыклар аркасында, юньле рәтле укый алмый. Укый башлый да, ташлый. Шуннан яңадан бара, шулай берничә елга суза-суза дүртенче сыйныфны тәмамлый. Соңыннан яшь кызларны вербовка буенча урман кисәргә җибәрәләр. Туган авылына кайткач, сакманчы (сарык караучы) була. Бераз вакыт үткәч, аны фермага сыер саварга барырга күндерәләр. Әкренләп сыер саваргә өйрәнә, шуннан тора-бара бу эшкә күнегеп китә.

1959 елда безнең әниебез Балыклы авылының чибәр егете Гафурга кияүгә чыга. Килен булып төшкәч тә ул савымчы, чөгендерче булып хезмәт сала.

Тәүге вакытларда кадерле кешеләрем әти-әниләре белән бергә яши. Аларның бер-бер артлы ике балалары – мин һәм энем Гадел дөньяга килгәнбез. Әти-әниебез аерым йорт салып, башка чыгарга карар итәләр. Бабайның өендә кысрык һәм уңайсыз була, җитмәсә, салам белән ябылган кыектан су үтә. 1964 елда алар үзләренең яңа йортына күченә.

Мин үземне белә башлаганнан бирле, безнең әни шәл бәйли. Бик күп бәйләде ул аны. Күпме түземлек, көч тәлап ителгән, күпме күз нурлары түгелгән икән бу эшкә? Моны бит ул колхоз эшеннән бушаган арада эшләгән.

Җәен хатын-кызлар чөгендер басуында хезмәт салалар. Безнең әни Балыклыда үзенә бирелгән гектарларны (әни һәрчак өчәр гектар ала торган иде) эшләгәннән соң, әтине Ключевка авылыннан тагы бер пай алырга күндерә иде. Пенсиягә чыккач та күп еллар (соңгы тапкыр 2011елда) чөгендер утады әле алар.

Безнең әниебезнең пешергән ашлары телеңне йотарлык була. Бүген дә ул мич алдында булышырга ярата, оныкларына тәмле-тәмле ләвәшләр пешерә. Минем кызларым да пешеренү серләренә дәү әниләреннән өйрәнде. Хәзер алар бик еракта яши. Шулай да кызларым минем әти-әниемә - дәү әти-дәү әниләренә рәхмәтлеләр. Алар минем гаиләмә кыен чакта, балаларны укыткан чорда төрле яклап ярдәм күрсәтте. Өлкән кызым Гүзәлия Чиләбе шәһәрендә юрист һөнәрен үзләштерде, әлеге көндә Мәскәү шәһәрендә «Аукцион Кон салтинг» Бөтенрусия уку-методик үзәге генераль директоры урынбасары. Икенче кызым Гөлнара Ырынбур дәүләт университетының икътисад һәм идарә факультетын тәмамлады, шулай ук Мәскәүдә яши, реклама буенча белгеч. Балаларым да, мин дә әти-әниебезгә рәхмәтлебез. Безнең кадерлеләребез, барысы өчен дә сезгә зур рәхмәт!

Елның-елында әниебез каз-үрдәк, бройлерлар алып үстерә. Җәй буена аларны карый. Эшсез бер генә минут та тора алмый.

Тәрәз төпләрендә ел әйләнәсенә төрле-төрле төстәге ярән гөлләре шау чәчәктә утыра. Бу чәчәкләрне халык мәхәббәт символы дип тә йөртә. Алар гаилә иминлеген саклый, шулай ук көч, дәрт бирә, начар күзләрдән саклый. Нәкъ шуңа да, безнең гаиләдә һәрвакыт бер-беребезгә карата җылы мөнәсәбәт саклана. Монда әниебезнең өлеше зур. Әтиебез Гафур белән 59 ел кулга-кул тотынышып, матур гомер юлы үттеләр. Безнең туган йортта һәркем хезмәт ярата, бар эшләр дә үз- ара килешенеп башкарыла.

- Эштән бервакытта да куркырга ярамый, хезмәт кешене бизи генә,- ди торган иде әниебез. Үз балаларыбызны да шуңа өйрәттек.

Әлеге көндә әти-әнием энем Гадил белән яши. Ул күп еллар себер тарафларында эшләде.

Бүген әниебез, оныкларым уңышка ирешсен дип, догалар укый, аларга хәер –фатыйхаларын бирә.

Бүгенге язгы матур көндә кадерле, яраткан, газиз әниебезне, дәү әниебезне 85 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. Аңа ныклы исәнлек, тыныч һәм бәхетле картлык телибез, әтиебез белән тигезлектә тагы да күп еллар яшәргә Ходай Тәгалә насыйп итсен үзенә.

Фәрештә кебек син, борчудан аралап,

Озатып баручы юлдаш бит.

Ходайдан ялварып исәнлек сорыйбыз,

Балкысын мәңгегә кояш, дип.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың, туганнарың исеменнән - кызың Мәдинә.

Балыклы,Фёдоровка, Мәләвез, Салават, Ырынбур, Пермь, Мәскәү.
Читайте нас: